tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарда казан кыстыбыен пешерергә өйрәтәчәкләр
Нижгарда казан кыстыбыен пешерергә өйрәтәчәкләр

Нижгарда казан кыстыбыен пешерергә өйрәтәчәкләр

Түбән Новгорд шәһәренең Җәмигъ мәчете ашханәсендә татар милли ризыкларын әзерләү буенча остаханә эшләп килә.

Чираттагы остаханә агымдагы елның 15 февралендә булачак. Бу юлы Әлфия Батяутдинова белән Азалия Әхмәдуллина казан кыстыбые һәм манты пешерү серләренә өйрәтәчәк. Әйтергә кирәк, остаханәнең берничәсе узды. Гүзәл затларыбыз чәк-чәк, талкыш кәләвә пешерерү, токмач кисү үзенчәлекләрен үзләштерделәр.

Чараны Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәкара милли-мәдәни мохтарияте һәм Җәмигъ мәчете каршындагы Хәйрия фонды оештыра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*