tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нягань шәһәрендә узган Сабан туе берләштерде
Нягань шәһәрендә узган Сабан туе берләштерде

Нягань шәһәрендә узган Сабан туе берләштерде

Нягань шәһәрендә округкүләм “Сабан туе” бәйрәме ХМАО-ЮГРА төбәге татарларын гына түгел Казан, Башкортстан, Төмән һ.башка күрше шәһәрләрдән кунакларны җыйды. Билгеле ки, бәйрәм тантанасын ХМАО-Югра Диния нәзарәте баш мөфтие Таһир хәзрәт Саматов котлавы белән башланып китте.

Әлеге бәйрәмдә “Сандугач” җыр -бию ансамбле,” Казан егетләре” төркеме, һ. башка мөхтәрәм сәхнә йолдызлары халыкка татар моңнарын бүләк итте. Мөхтәрият җитәкчесе Исхакова Рина Ахметовнага милләтебез алдындагы хезмәтләрен искә алып “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлеге медале бирелде, ару-талу белми халыкка хезмәт иткән дусларыбызга “Бөтендөнья татар конгрессы”ның рәхмәт хатлары тапшырылды.

Көннең яңгырлы булуы милләттәшләребезнең күңелен төшермәде, ә киресенчә бәйрәмгә килүчеләрне бер мәйданда берләштерде.

Г.Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*