enrutat
Баш бит / Питраудан буш кайтмыйлар. Кемгә – кәләш, кемгә тәкә
Питраудан буш кайтмыйлар. Кемгә – кәләш, кемгә тәкә

Питраудан буш кайтмыйлар. Кемгә – кәләш, кемгә тәкә

Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында узучы республикакүләм “Питрау” бәйрәме 60 меңнән артык кеше җыйды. Ул быел егерменче тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килгән иде. Тамашаны Төркия, Иран, Мәскәү, Санкт-Петербург кунаклары да күрде.

Мамадышны таныта

Питрауда Башкортстанның Бакалы районыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән, Удмуртиядән, Татарстан районнарыннан килгән кунаклар һәм фольклор ансамбльләре катнашты. Республикадагы 60 керәшен фольклор коллективының 44е бу бәйрәмдә чыгыш ясады.

– Милли бәйрәмнәрдә яратып катнашам. Һәр милләт вәкиле үз йолаларын, мәдәниятен, гореф-гадәтен күрсәтә. Әнә шул күренешләр аеруча күңелгә җылылык бирә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов һәм Дәүләт Советы депутаты Иван Егоровка шушындый бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт! Үз туган җирегезгә булган ярату, милли йолаларыгызны хөрмәт итү бу. Халыклар дуслыгы республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең татулыгын күрсәтә. Гасырлар буе бергә яшәгәч, безнең инде бәйрәмнәребез дә уртакка әйләнде. Бәйрәмдә яшьләрнең күплеге дә сөендерә. Димәк, керәшен халкының йолаларын саклап калучылар үсеп килә.

– Питрау бәйрәме барлык милләт кешеләрен берләштерә. Ул инде хәзер Мамадышны таныту чарасына әверелде, – диде район башлыгы Анатолий Иванов. – Татарстанда 200 меңнән артык керәшен яши. Шушы 20 елда да заманча фикер йөртүче, тарихны хөрмәтләүче яшь буын үсеп чыкты. Киләчәктә дә күпмилләтле Татарстанны дуслык йорты итү өчен безнең карендәшләр кулдан килгәннең барысын да эшләр.

– Кечкенә генә авыл бәйрәме республика күләменә кадәр күтәрелде. Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар кабул итәбез. Бүгенге зур бәйрәмебез – безнең барыбызның да куйган хезмәтнең нәтиҗәсе, – ди чараның төп оештыручыларыннан берсе, “Ак барс” холдингы генераль директоры Иван Егоров.

“Авырган да юк безнең”

Кукмарада яшәүче Зинаида Петровна бирегә үзләрендәге милли йолаларны күрсәтергә килгән. Рәт-рәт булып тезелеп киткән йортларның һәрберсендә халыкны кунакка дәшәләр. Питрауга ашамыйча килүең хәерлерәк. Мичтә коймак пешеп тора, табында җиләк-җимеш, мәтрүшкәле тәмле чәй. Ашаталар да, биетәләр дә.

– Безнең өчен бу бәйрәм бик зур әһәмияткә ия. Күңелләр чистара, гөнаһлар бетәдер төсле. Үз гореф-гадәтеңне, мәдәниятеңне оныттырасы килми шул. Мондый зур бәйрәмнәр булганда, яшибез әле, – ди Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан килгән Клара Фролова. – Питрау көнендә без тәкә суябыз. Бу бернинди йолага да туры китерелми. Кунаклар кайткач, шулай зурлыйбыз. Үзебезгә бәйрәм ясыйбыз. Әле быел җылы көннәр булмаса да, үләннәрне җыярга тырыштык. Питраудан соң аларның шифасы калмый. Кырда нинди үлән бар – барысын да җыябыз. Рәхәтләнеп кыш буе чәй итеп эчәбез. Авырганыбыз да юк.

Мөгаен, Питрауга килүчеләрнең күбесе авырмыйдыр. Кайбер уеннарны карагач, суда йөзеп чыныгып кайтып китәләрдер кебек тоелды. Ел да игътибар итәм – бирегә махсус бүләк өчен генә килүчеләр дә шактый. Алай булмаса, алдан кием хәстәрләмәсләр иде. Әнә колгадан суга чумучы Ләйсән ханым шаккатырды. Су коену киеме белән килгән. Рәхәтләнде Шыя елгасында коенып. Әмма үзенекен итте – тәки авыш баганадан уза алды. Тиз генә киемен алыштыргач, йөгерүчеләр янына кереп басты.Үземә дә кызык тоелды – әлеге ханым артыннан калмадым. Ике кат йөгереп зур-зур бүләкләр алды. Баксаң, саллы бүләккә кызыгып әбиләр дә, бәбиләр дә йөгерә икән.

Баш батыр – Муса Галләмов

Төп сәхнәдә исә 100 сумга таратылган билетны уйнаттылар. Тиз арада 10 өр-яңа телевизор үз ияләрен тапты. Кемгә нинди бүләк эләгә инде. Мамадышта яшәүче Алексей дәдәйгә моннан 31 ел элек Ходай үзе зур бүләк әзерләп куйган.

– Шушы бәйрәмдә сөйгәнемне очраттым. Безнең никахка 30 ел инде. Рәхәтләнеп яшәдек. Гомер сизелми дә үтте. Әллә өч ел кебек кенә булды. Бу көнне кавышканнарның гаиләсе нык була, – ди хатыны Зоя ханым Мурашова.

Гаилә дигәннән, Питрауда димче почмагы да эшләде. Ул инде 2013 елдан бирле оештырыла. Биредән халык бер дә өзелми. Парын эзләүчеләр махсус такталарга үзләренең телефон номерларын язып калдыра ала. Анкета да тутырырга мөмкин. Димче бәйрәм ахырында парларны кавыштыра да, киләсе Питрауга ир белән хатын булып килергә куша.

Ярышлар, бәйгеләр төнгә кадәр дәвам итте. Иң ахырдан көрәш батырын ачыкладылар. Бу юлы мәртәбәле исемне Муса Галләмов яулады.

Гөлгенә Шиһапова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*