enrutat
Баш бит / Ризаэтдин Фәхретдин: чорларны тоташтырган гыйлем иясе
Ризаэтдин Фәхретдин: чорларны тоташтырган гыйлем иясе

Ризаэтдин Фәхретдин: чорларны тоташтырган гыйлем иясе

Ризаэтдин Фәхретдин – татар тарихында җуел­мас эз калдырган шәхес. Кадими мәдрәсәдә дини белем алган кеше ничек итеп энциклопе­дик характердагы, күпчелеге бүген дә чыганак дәрәҗәсендә файдаланырлык фәнни һәм публицистик хезмәтләр язарлык гыйлем иясенә әверелгән соң? Мәгърифәт таратучы мулла, гыйлемле казый, актив журналист һәм мөхәр­рир булып киткән? Бу язмабызда шушы сорау­ларга җавап эзләп карарбыз.

Ризаэтдин Фәхретдин биографиясенең мөһим этап­лары ул яшәгән урыннар белән тәңгәл килә.

Беренче этапны авыл чоры дип билгеләргә мөмкин. Ул Ризаэтдиннең балачагын, үсмер, яшьлек, ир‑егет булган елларын, 32 яшенә кадәрге гомерен үз эченә ала.

Икенче этап – беренче Уфа чоры (1891–1906), Мәх­камәи шәргыядә казый булып эшләгәндә тарихчы, мәгърифәтче һәм язучы буларак танылу алган еллары.

Өченче этап – Оренбург чоры, Ризаэтдиннең башта «Вакыт» газетасы редакциясендә, 1908–1918 елларда мәшһүр «Шура» журналының баш редакторы булып эшләгән еллары.

Дүртенче, соңгы этап – икенче Уфа чоры (1918–1936). Дини идарәдә казыйлык, 1921 елдан мөфтилек вазый­фасын башкару вакыты.

БЕЛЕМГӘ СУСАУ

Ризаэтдин 1858 елның 31 декабрендә Самара губерна­сы Бөгелмә өязе Кичүчат авылының мулласы Фәхретдин Сәйфетдинов гаиләсендә дөньяга килә (әтисе метрика кенәгәсенә 1859 елның 4 гыйнвары дип язган. Шушы дата рәсми кулланыла – авт.). 5–6 яшендә ул әнкәсеннән укырга өйрәнә, ә җиде яшеннән мәктәп бусагасын тап­тый башлый. Башта ике ел абзыйларына ияреп Түбән Шәнчәле (Чыршылы) мәдрәсәсенә йөри. 1867–1868 елларда уку елын Чистайда, җизнәсе Гыйльман Кәри­мигә ияреп барып Закир ишан Камалов мәдрәсәсендә үткәрә. Җизнәсе мулла булып билгеләнү сәбәпле укуын монда дәвам итә алмыйча, 1869–1889 елларда Түбән Шәнчәле мәдрәсәсенә кайта.

Шәкерт вакытында гадәт итеп алган үзлегеннән белем туплауны тормыш кагыйдәсе итеп, җитешмәгән гыйлемнәрне Ризаэтдин гомере буе җыйган.

Мәдрәсәдә вакытта хәлфә вазыйфасын башкарганда Фәхретдингә игътибар иттергән тырышлыкларының кайберләре – 1887–1888 елларда шәригать буенча ми­рас бүлү кагыйдәләре һәм гарәп теле морфологиясе уку әсбабларын бастыру.

Фәхретдиннең шәхес һәм голәмә буларак үсешенә берничә олуг шәхеснең хезмәтләре зур йогынты ясый. 1884 елның соңгы саныннан башлап «Тәрҗеман» газе­тасын даими алдырып, Исмәгыйль Гаспринскийның яңарышка өндәгән фикерләре белән рухланган. «Тәр­җеман»да күтәрелгән мәсьәләләрне фикерләп һәм үзе укыткан кадими мәдрәсәдә күңеле белән бәргәләнеп, ул публицистик рухта «Китаб әл-игътибар» (1888) исемле хезмәтен бастыра. Анда Фәхретдин халыкны алга җибә­рү өчен мәгариф системасын яңарту проекты тәкъдим итә, гамәлдәгесенең укуны оештыру тәртибен һәм прог­раммаларын кискен тәнкыйтьли, рус гимназияләренә охшаш һөнәргә өйрәтә торган белем йортларын ачарга өнди, яңа тип мәктәпләрнең төп эшләү принципларын ачыклый: дөньяви фәннәрне балаларның туган телендә өйрәнү, аларны сәгатьләп укыту, сәгатьләп ял иттерү, билгеле бер вакытта үзләштерелгән белемнәрен бәяләү һәм таныклап бирү.

Фәхретдин Шиһабетдин Мәрҗанинең «Нәзурат әл‑хак фи фәдийәт әл‑гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Эңгер-меңгер төшүдәгә бәйсез рәвештә кичке на­мазның кирәклеге турында хакыйкатькә бер караш») исемле хезмәте белән танышкач, мәдрәсәдәге остазы бу хәзрәтне дошман күрсә дә, алдагы елларда галим­нең барлык яңа китапларын укып бара. 1886 елның җәендә Казанга барып, аның белән күрешә, ләкин хәзрәт шул көнне Буага никах мәҗлесенә китеп бару сәбәпле, аралаша һәм дәресен тыңлый алмый кайта. Ризаэтдиннең беренче китаплары белән танышкан Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818–1889) аның турында әйткән «Бу егет өметле. Мәсләгендә дәвам итсә, яхшы хезмәт итәр!» дигән сүзләре авторга вакытында килеп җиткән һәм аның күңелендәге иҗат ялкынын көчәйткән дип уйларга нигез бар.

Фәхретдин тормышында төп фикер алгарышы 29 яшендә – 1888 елның җәендә Санкт-Петербургта мө­селман фәлсәфәчесе Җәмалетдин әл-Әфгани белән ара­лашудан соң башлана. Шушы очрашу тәэсирендә хәлфә үзендә башланган үзгәрешне болай тасвирлый: «Мин Җәмалетдин шәехтән ишеткән сүзләрнең хак булуына инандым, күп сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башладым, аларны күңелгә салдым, мөстәкыйль рәвештә фән белән шөгыльләнә башладым. Аллаһка шөкер, мин үземнең

инануларымны да тәртипкә сала алдым, гыйбадәт кылу һәм ураза тоту кебек бар гамәлләремне кабаттан тик­шеп чыктым, төрле шәрехләрне, тәфсирләрне, аеруча хәдисләр гыйлемен, китапларны өйрәндем, вакытлы матбугат һәм яңа басылган әсәрләр белән шөгыльлән­дем». Нәкъ шушы очрашудан соң Фәхретдин үзенең мәгърифәтче һәм тарихчы буларак программасын кора, максатчан рәвештә үзлегеннән фән белән шө­гыльләнә башлый.

Шушы белем һәм тормыш тәҗрибәсе белән 1889 елның җәендә Илбәк авылына гаиләсе белән күченеп, икенче имам вазыйфасына керешә. Үзенең мәгърифәт­челек программасын тормышка ашырып, берьюлы ике бина җитештерә: берсе – үзенең гаиләсе өчен йорт, икенчесе – мәхәллә балаларын укыту өчен мәктәп.

АБРУЙЛЫ ДИН ВӘ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

Имамлык һәм мөгаллимлекнең мәшәкатьләреннән тәм табып мәгърифәт таратучы авыл мулласы гаме белән яшәп ятканда, Фәхретдин тормышында гаять зур үзгәреш була. Мөфти М. Солтанов, китаплары белән танышкач «бу яшь кешедә өмет зур, үзен табып ките­регез дип», Ризаэтдинне сөйләшергә Уфага чакырта. Фәхретдиннең казыйлыкка риза булуының төп сәбәбе – гыйлем белән шөгыльләнергә мөмкинлек булмасмы дигән яшерен уй була.

Фәхретдин Мәхкамәи шәргыягә 1891 елны 20 фев­ралендә килә. Шул ук елның җәендә аңа ахун дәрәҗәсе бирелә.

Уфага Фәхретдин гаиләсе – 1885 елда ха­тыны, Чубыткы авылы ахуны Габденнасыйр кызы Нурҗамал, уллары Габдеррахман (1887) һәм Габделәхәд (1889) белән күченә. Уфада гаиләсе ишәя: Габдерәшит (1892), Зәйнәп (1893), Хәсән (1897–1899), Сәгыйть (1900), Хәсән (1901–1902) туа. Төпчек кызы Әсма, Оренбургка күченгәч, 1906 елның 28 июнендә дөньяга килә.

Биредә казый белемен арттыру юнәлешендә ар­мый-талмый эшли. Беренче эш итеп, үзе әйтмешли, «мәдрәсәләрдә вакытымда китап күрергә хәсрәт чигеп гомеремне уздырганым өчен, тешем вә тырнагымнан арттырып» шәхси китапханә туплый башлый. Берничә елдан соң мәдрәсәдә вакытта бастырган китапларында җибәргән хаталарын күреп алып, гарәп, фарсы, төрек телләрен тирәнтен өйрәнә, русчасын шомарта.

Мөфти Солтанов эшне оештырганда казыйларның шәхси кызыксынуларын исәпкә алган, шулай ук аларга инициатива күрсәтергә мөмкинлек биргән. Фәхрет­дингә Мәхкамәи шәргыянең архивын тәртипкә китерү йөкләнә. Үзе бу хакта «Иске язуларны күрергә булган теләк вә борынгы кешеләр хәлләрен күз алдына ки­терәчәк мәгълүматны эченә алган кәгазьләрне киләчәк буын өчен саклап язып куюга булган мәхәббәт ошбу икътидарым өстендә булган хезмәткә керешүгә мине мәҗбүр итте», – дип яза.

Казыйның тагын бер бик мөһим эш юнәлешен гому­миләштереп «руханиларны тәртипләндерү» дип атарга мөмкин. Бу өлкәдәге эшчәнлегенә матур нәтиҗә булып 1898 елны дөнья күргән «Танзимат» исемле җыентыгы тора. Автор китапта Мәхкамәи шәргыя эшчәнлеге турында мәгълүматлар, метрика текстларын язу өчен үрнәкләр, яңа туган балаларга атап «матур исемнәр» исемлеге урнаштыра. Казый муллаларның җаваплылы­гын арттыру максатында руханиларны судка тарту ту­рында дәүләт кануннарыннан өземтәләр, 1891–1896 ел­ларда аның үзе тарафыннан язылган һәм Мәхкамәи шәргыя тарафыннан кабул ителгән муллаларның ва­зыйфалары, метрика тутыру Кагыйдәләрен һәм аларга югарыда аталган Өстәмәләрне, Эчке эшләр министры тарафыннан руханилар эшчәнлегенә кагылышлы яңа­лыклар кертүче һәм аларның хокукларын билгеләүче циркулярларның текстлары белән таныштыра.

Мәхкамәи шәргыянең эшләнлеген яхшырту турында уйлап, Фәхретдин 1905 елның 10–15 апрелендә мөфти чакыруы буенча Уфада узган голәмәләр корылтаена дини идарәнең яңа уставы проектын әзерли. Корылтай үзенең проектын Фәхретдин төзегән текстка нигезләнеп, аны төгәлләштереп һәм үзгәртеп эшләп чыга. Бу хезмәт казыйны руханилар арасында милләт күләмендәге ис­лам институтлары җитәкчесе, гыйлем иясе, чиновник, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе итеп таныта.

Казый булып торганда Фәхретдин Станислав лента­сында муенга аса торган «Тырышлык өчен» көмеш (1894) һәм алтын (1897) медальләр белән бүләкләнә. 1905 елны аңа Николай II указы нигезендә 10 ел җәмәгать хезмәтен бик яхшы башкарганы өчен «личный почетный граж­данин» дәрәҗәсе бирелә, шулай итеп ул крестьяннар түли торган дәүләт салымнарыннан азат ителә.

ФӘНГӘ ВӘ ӘДӘБИЯТКА ТУГРЫЛЫК

Казый 1897 елны үзенең тарих буенча беренче хезмә­тен – Оренбург каласы янындагы Сәгыйть (Каргалы) турында китабын яза. Гыйльми эшчәнлеген дәвам итеп, ике сәяхәтнамә – Мәрҗанинең 1880 елны хаҗга сәяхәте һәм татар сәүдәгәре Исмәгыйль Бикмөхәммәтовның иптәшләре белән 1751 елда Сәгыйть бистәсеннән чыгып китеп, Бохарада, Һиндстанда, Госманлы дәүләтендә йөргәндә теркәп барган язмаларын эшкәртеп һәм шә­рехләп бастыра.

Уфада галимнең киләчәктә яңа әсәрләр белән дә­вам ителәчәк төп иҗат юнәлеше формаша. Ул да бул­са – мәшһүр шәхесләрнең тормыш юлларын өйрәнү һәм аларның тәрҗемәи хәлләрен бастыру.

Беренче юнәлешкә юл борынгыдан башлап ХХ йөз башына кадәр яшәгән мәшһүр шәхесләр хакында мәгъ­лүматлар тупланган «Асар» исемле биобиблиографик хезмәттән башлана. Фәхретдин 1900 нчы елда дөнья күргән «Асар»ның беренче кисәгенә язган кереш сү­зендә үзенең зур программа буенча эзләнүләр башла­ганын шәрехләп, ахыргы максатын шушылай билгели: «Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез; мәшһүр кешеләрне оныткан халык сакланмас; әдәбияты булма­ган халык рухсыз» диелгән сүз хәтерләрдә. Шуңа күрә халкыбызның мәшһүр кешеләрен җыеп таныту өчен ошбу китапны язарга ният иттем. Әсәр төрки‑татар дөньясында зур дәрәҗә казанган хезмәт булып әверелә. Беренче һәм икенче томнарда һәммәсе 470 шәхеснең тормыш юлы тасвирланган.

1903 елны мөселман дөньясында билгеле хатын-кызлар хакында («Мәшһүр хатыннар», 1903) хезмәтен бастыра, аларның тормышын үрнәк итеп китерә. Шулай ук яңа форматта, очерклар тибында, «Мәшһүр ирләр» – ислам дөньясының күренекле фәлсәфәчеләренә, дин га­лимнәренә багышланган хезмәтләргә дә алына. Ав­торның «Ибне Рөшди» (1905) исемле китабы шушы сериядән дип билгеләнә.

Фәхретдинның икенче бер максаты «җәдит рухлы яңа кеше тәрбияләү максатында әсәрләр язу» була. Җәмгыятьне белемле итү, рухи агарту һәм әхлакландыру буенча эшчәнлек, гомумән, мәгърифәтчелек идеология­сен пропагандалаган шәхесләргә хас. Моңарчы язылган хезмәтләрдән аермалы буларак, бу өлкәгә Фәхретдин алып килгән төп яңалык – үгет-нәсихәт педагогик алы­мы аша җәдитчеләр идеологиясен тарату: «камил кеше» формалаштыру, ягъни белемгә омтылучы, гыйлемен милләтне үстерү өчен кулланучы, эшчән, югары әхлаклы шәхес тәрбияләүне махсус төзелгән программа буенча тормышка ашырудан гыйбарәт. Автор тәрбия-әхлак темасына язган текстларын күп кисәкләрдән торган «Гыйльме әхлак» хезмәте дип атый.

Ул мөрәҗәгать иткән, үтемле сүз кулланып үзгәртергә омтылган объектларны гомумиләштереп, бер-берсенә бәйле булган ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Казый, беренче чиратта, төрле җенестәге һәм яшьтәге мөселманнарның тормыштагы статусына (кечкенә бала, мәктәп баласы, яшүсмер егет яки кыз, ялгыз яки гаилә корган, әти‑әни булган) атап вәгазьләү-дидактик рухта хезмәтләр яза.

Икенче мөһим объект итеп җәмгыятьнең төп күзәнәге булган гаилә һәм гаилә әгъзалары алына. Авторның бу өлкәдәге иҗаты үз гаиләсе тәҗрибәсенә таянып, улларын һәм кызларын күздә тотып та язылган булуы текстларны тормышчан итә. Энциклопедик белемле, киң эрудицияле шәхес мәгърифәтчел позициядән

торып, яңарыш тарафдарлары арасында хатын‑кыз хо­кукларын мөселман (татар) дөньясында беренчеләрдән булып яклап чыга.

Казыйның бу хезмәтләре мәктәп-мәдрәсәләрнең уку китабына әверелдергән, алар дистәләрчә тапкыр басылып, үсеп килүче берничә буынны ХХ гасыр ба­шында җәдитчелек идеологиясе кысаларында әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә зур роль уйнаганнар.

Риза Фәхретдин мәгърифәтчелек идеяләренә ни­гезләнгән ике повесть иҗат итә: «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1898), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903). Бу әдәби әсәрләрдә европача белем алган, гаилә анасы гына бул­мыйча, милләт анасы булырга лаеклы идеаль хатын‑кыз образы тудырыла, һәр кеше тормышта эш-гамәлләренә лаек бәяне ала дигән фикер уздырыла.

ҮЗ ЧОРЫНЫҢ ИНТЕЛЛЕКТУАЛЫ

Күренекле татар байлары бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр чыгара башлаган «Вакыт» газетасында эшләргә чакыруны кабул иткәч, 47 яшьлек Фәхрет­дин барлык вакытын яраткан шөгыленә багышлау мөмкинлеге ала.

Фәхретдин 1909 елны «Асар»ның 204 күренекле шә­хеснең тормышлары хакында текстлар урнаштырылган 3 нче томын тәмамлый. «Мәшһүр ирләр» баш астында атаклы ислам дөньясы философлары һәм интеллек­туаллары тормыш юлларын яктырткан «Әбел-Галәэ әл–Мәгарри» (1908), «Имам Газали» (1909), «Ибне Тәй­мия» (1911), «Ибне Гарәби» (1912) китапларын бастыра. Биредә аның шушы юнәлештә язылган Мөхәммәт пәйгамбәр тормышына багышланган китабын (1908), «Ибне Гарәбшаһ» (1909), «Әхмәд бай» (1910), «Әхмәт Мидхәт әфәнде» (1913), «Шәйхе Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» (1917) хезмәтләрен дә әйтеп китми мөмкин түгел.

Рәмиевләр, Фәхретдиндә зур интеллектуал мөм­кинлекләре барлыгын күреп, 1908 елны аның өчен махсус «Шура» журналын ачалар һәм финанслыйлар, баш редактор дилбегәсен галимгә тапшыралар. Фәх­ретдиннең «Шура»да төрле темаларга багышланган 300 дән артык мәкаләсе басыла. Бу хисапка әле төрле белешмә-мәгълүматлар, кечерәк рецензияләр керми.

Фәхретдиннең Оренбург чоры иҗатында ислам дине нигезләрен пропагандалау һәм дини-теологик хезмәтләр язу яңа күренеш буларак бәяләнергә хаклы. Хәдис гыйлеменә багышланган «Җәвамигуль-кәлим шәрехе» исемле дини-теологик хезмәте (1908) татар дини һәм иҗтимагый-фәлсәфи фикеренең әһәмиятле бер ядкаре булып санала.

Баш редакторның «Шура»да басылган күпсанлы пуб­лицистик мәкаләләре аны ХХ гасырның күренекле галиме, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе дип та­ныта. Алар татар иҗтимагый фикере үсешен һәм җәм­гыятьтәге мәдәни барышны өйрәнү өчен мөһим чыганак булып тора.

«ӘМАНӘТЛЕ ҺӘМ ТУГРЫ СҮЗЛЕ ЗАТ»

Мөселманнар тарафыннан беренче тапкыр сайланган мөфти Галимҗан Баруди Фәхретдингә биргән тирән эчтәлекле бәясендә болай дип яза: «Гыйльми куәте яхшы, гарәп телен белүе төзек, иң мөһим булган хә­дис гыйлемен белүче, юлы һәм дөрес рәвеше белән яхшы исем хасил иткән. Ислам тарихында, аеруча галимнәр тормыш юллары турында яхшы мәгълүматы бар. Бу илләребездә (Казан, Болгар һәм Кыпчак виләятендә) үткән галимнәр һәм мәшһүр затлар хакында гүзәл әсәрләре бар. Диндә һәм иманда ныклы, дини вазый­фаларында тугры, әхлагы сабыр, чыдамлыгы күркәм, аз сүзле, күп эшле, һәркемгә хәерлек теләүдә, әманәт­ле һәм тугры сүзле зат». Ләкин Октябрь инкыйлабы киләчәктә аның галимлек эшчәнлегенә балта чаба.

Яңа хакимият элеккеге вакытлы матбугатны тыя. Яшәү өчен чыганаксыз калгач, ул беренче Бөтенрусия мөселманнары съезды карары нигезендә (1917 елның 1–11 май көннәре) казый итеп сайланудан файда­ланып, Уфага күченә. Галимҗан Баруди авырганда һәм аның вафатыннан соң, авырсынып булса да, мөфти вазыйфаларын башкара. 1922 елны үзен мөфти итеп сайлангач, большевикларның ислам институтларын, дини традицияләрне тар‑мар итеп юкка чыгаруының шаһиты була: яклау сорап зар елаулар мәхәлләләрдән Диния нәзарәтенә агыла гына.

Советлар илендә аның хезмәтләренең дә, галим бу­ларак үзенең дә кирәге калмый. Бер китабы да үзе исән чагында совет хакимияте елларында кабат басылмый. Большевикларга Фәхретдин мөфти сыйфатында мө­селман дөньясының данлыклы һәм абруйлы шәхесе буларак кына кирәк була. Кызы Әсма әтисенең: «Язган китаплар искә төшерелми, берәр нөсхә булган әсәрләр юкка чыгачак, исәнлекне кызганмыйча эшләүләр үз хал­кыбыз өчен файдасыз калыр», – дип ачынып әйткән сүзләрен китерә.

Әлбәттә, ул күпмедер дәрәҗәдә гыйльми эзләнүләрен дәвам итә. Ләкин гомерен багышлаган хезмәтләренең кирәксезгә әверелүен күреп йөрәге әрнегән, рухы сын­ган, киләчәккә өмете калмаган шәхеснең эш нәтиҗәләре турында басылмаган кулъязмалары дөнья күргәч кенә сөйләшергә мөмкин булачак.

Риза Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә вафат була. «Мине мөфтиләр янына мәчет ишек алдына күммәгез» дигән васыятен үтәп, туганнары аны Уфа каласының мөселман зиратында җирлиләр.

Илдус Заһидуллин
protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*