tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда миллилекне актуаль итү турында сөйләштеләр
Казанда миллилекне актуаль итү турында сөйләштеләр

Казанда миллилекне актуаль итү турында сөйләштеләр

“Мега” сәүдә үзәгендә “Миллине актуаль ясар вакыт җитте” (“Пришло сделать национальное актуальным”) темасына яшьләр белән сөйләшү узды. Монда Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыров һәм Татарстан Яшьләр парламенты урынбасары Нина Шимина чыгыш ясады.

Чара барышында Тимур Кадыров үзенең проектлар офисы белән таныштырды:

– Татарстан милләтләргә дә, мәдәниятләргә дә бай республика. Миллилекне, һичшиксез, яшьләр арасында да популярлаштырырга, актуальләштерергә кирәк. “Актуаль миллилек” проектлар офисы нәкъ менә шушы максаттан чыгып эшләнде дә инде. Ул яшьләр белән эшләүнең яңа форматын эзли. Милли костюмнардан йөрүдән тыш та миллилекне күрсәтеп була бит. Милли мәдәният костюм һәм ризык белән генә чикләнергә тиеш түгел. Әлеге проектлар офисы кысаларында күп кенә чаралар булып узды. Иң төп проектларыбызның берсе – “Таба” яшьләр этнопроектлары акселераторы булды. Бүген сәүдә үзәге кунаклары акселератор җиңүчеләренең чыгышларын да күрә алачак. “Таба” акселераторы кысасында “ZAKARIA” төркеме, ялгышмасам, 245 мең сум, “Алпар” төркеме 270 мең сум һәм Яр Чаллыдан “Картинка с солнцем внутри” проекты өчен 180 мең сум грант алдылар. Шактый кызыклы проектлар иде ул.

Тимур Кадыров фикеренчә, актуальлекне берничә алшарт билгели. Ул да булса, әлеге товарга булган кызыксыну, аның сатылышы, кешеләрнең аны сатып алырга теләве.

Аларның чыгышыннан соң, “ZAKARIA” төркеме башкортча һәм чуваш телендә ике җыр җырлады, “Алпар” төркеме ничек итеп элеккеге милли музыка коралларын кире тергезүләре турында сөйләде, шулай ук “Taraf” төркеме үзенең иҗади юлы белән таныштырды.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*