tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия халыкларының бердәмлеген саклап калыйк!
Россия халыкларының бердәмлеген саклап калыйк!

Россия халыкларының бердәмлеген саклап калыйк!

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы белдерүе!

Россия халыкларының тарихи бердәмлеге, алар арасындагы хезмәттәшлек, татулык – илебезнең бәһасез байлыгы. Болар барысы да уртак Ватаныбыз – Россия Федерациясенең иминлеге һәм чәчәк атуының нигезе. Әмма соңгы вакытта, кызганычка каршы, бу бердәмлекне какшатуга алып барган, илнең аерым халыкларына тиешсез үпкәләр китерүче аерым сәясәтчеләрнең җавапсыз адымнарын күрергә мөмкин. Дәүләт Думасында «Угра елгасында тору» ны «Россиянең Хәрби дан көне» буларак бәйрәм итү турында закон проекты әзерләнүе билгеле булды. Бу вакыйга ХV гасырда узды, өстәвенә рус һәм татар милләте халыкларының борынгы дәүләтләренең катлаулы мөнәсәбәтләренә кагыла. Һәм моңа ярашлы сорау туа: үткәнне, хәтта изге максатлар өчен, илебезнең теге яки бу халкының үпкәсе хакына тузгытырга кирәкме соң? Безнең җавап, һичшиксез, юк.

Калуга депутатлары Россия Федерациясенең биш миллионлы татар халкы татар-монгол золымыннан азат булу көнен бәйрәм итүне ничек күз алдына китерә? Сәламәт акылда моны күз алдына китереп булмый.

Хөрмәтле ватандашлар! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы Россия Федерациясе халыкларының бердәмлеген һәм татулыгын ныгытырга чакыра. Бу бердәмлеккә зыян китерүче уйланылмаган адымнардан тыелып торыйк. Без Дәүләт Думасы депутатларына, беренче чиратта Татарстан вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез, татар халкының милли һәм дини хисләрен кимсетүче, дәүләтебезнең тотрыклылыгына зыян китерүче әлеге закон проектын караудан тыелып калырга өндибез.

Россия Федерациясе халыкларының бердәмлеге һәм татулыгы чәчәк атсын!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*