tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында яңа мәчет ачылды
Саба районында яңа мәчет ачылды

Саба районында яңа мәчет ачылды

1-нче август көнне Саба районы Елыш авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге шатлыклы вакыйгага шушы авылда яшәүчеләрдән кала, кайткан кунаклар, район дин әһелләре дә җыелды. Корбан бәйрәме көннәрендә Елыш авылы халкының сөенечен бүлешергә шулай ук Татарстан мөфтияте, Саба районы хакимияте һәм мөхтәсибәте вәкилләре килде.

Әлеге чара Татарстанның Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның Коръән укуы белән башланып китте. Аннары Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм мәчет төзелешен башлап йөрүчеләргә, төзелешне башкарып чыгуда үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә мөфти исеменнән иганәчеләр Әнәс Һидиятуллинга, Рифнур Нургалиевка, Илшат Мортазинга рәхмәт хатлары тапшырды. Равил хәзрәт шулай ук яңа ачылган мәчеткә нәзарәт әзерләп бастырган Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсен – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк итте.

Мәчет ачылышы тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.

Тантана барышында Казан шәһәренең “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев нәшидләр башкарды. Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов мәчет төзүдә ярдәм итүчеләргә шулай ук рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге мәчет иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән сафка басты.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, азан әйтелде һәм өйлә намазы укылды. Аннары ачык һавада балалар өчен уеннар оештырылды.

160 кеше сыйдырышлы мәчет авылның иң матур урынында, иң яхшы төзелеш материалларын кулланып ике ел эчендә төзелгән. Бүгенге көндә Саба районында 58 мәчет эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*