Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «TAMGA» режиссёрлар лабороториясе үз эшен башлады
«TAMGA» режиссёрлар лабороториясе үз эшен башлады

«TAMGA» режиссёрлар лабороториясе үз эшен башлады

1 августта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында II нче «TAMGA» режиссёрлар лабораториясе башланды. Быел ул 1-8 август көннәрендә уздырыла.

Әгәр былтыр «TAMGA» режиссёрлар лабораториясе Европа һәм рус драматургиясенә нигезләнгән булса, быел театр әкиятләргә, риваятьләргә һәм мифологиягә өстенлек бирде. Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов фикере буенча, әлеге карар чит режиссёрларга татар мохитен аңлап белү, үзебезнең ментальлекне саклап үстерү өчен бик мөһим.

«Безнең репертуарда 0+ яшь категориясе өчен спектакльләр аз. Үткән елны уздырылган лаборатория кысаларында туган «Сәлам, Актәпи!», «Акыллыбаш» спектакльлләре репертуарыбызга кереп калды», – ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Быел режиссёрлардан Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан) һәм театрның яшь режиссёры – Эльдар Гатауллин катнашачак.

sahne.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*