tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайлылар ТАССРның 100 еллыгы флагына бишенче гербны беркетте
Аксубайлылар ТАССРның 100 еллыгы флагына бишенче гербны беркетте

Аксубайлылар ТАССРның 100 еллыгы флагына бишенче гербны беркетте

3 августта Аксубай районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Юбилей флагы Әгерҗе районыннан килгән.

Аксубайда флаг кабул итү тантанасы Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова һәм Шамил Яһудин, районның депутатлар корпусы катнашында узды.

Милли костюмнар кигән мәдәният хезмәткәрләре арасыннан волонтерлар үзәк мәйданнан флаг күтәреп бардылар. Аны «Бердәм Россия» партиясе яшь гвардиячеләре дә каршы алды.

Район башлыгы Камил Гыйльманов Татарстан гимны вакытында флагка герб төшерелгән тасманы беркетте.

Аксубайлыларга котлау сүзе белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова мөрәҗәгать итте.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын Нурлатта яшәүчеләргә тапшырдылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*