tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта «Татарлар Бөек Ватан сугышында. Әбсәләмов укулары»н оештыралар
Санкт-Петербургта «Татарлар Бөек Ватан сугышында. Әбсәләмов укулары»н оештыралар

Санкт-Петербургта «Татарлар Бөек Ватан сугышында. Әбсәләмов укулары»н оештыралар

23 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Санкт-Петербургның Милли әдәбиятләр китапханәсендә «Татарлар Бөек Ватан сугышында. Әбсәләмов укулары» иҗади кичәсе булачак.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан оештырылган кичә 18нче Мгниск Кызыл Байраклы укчы дивизия командиры генерал-майор Минзакир Әбсәләмовка багышлана.

«Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында кичәне Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ленинград өлкәсенең Тосна районы «Изге юл» татар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Гыйниятулла Кутуев алып бара.

Очрашуда шулай ук Милли әдәбиятләр китапханәсе фондларыннан «Татарлар Бөек Ватан сугышында» дип аталган күргәзмә дә ачылачак.

tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*