tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сазлыклар , күлләр ягы турында
Сазлыклар , күлләр ягы турында

Сазлыклар , күлләр ягы турында

Тубыл район китапханәсендә Сафиулла Хисәметдиновның “В краю озер и болот” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чараны тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских ачты. Бүгенге көндә туган яклары турында архивларда мәгълүмат җыеп, авыл кешеләре белән очрашып, өлкәбездә мөһим китаплар чыгаручылар булганы турында әйтеп, ул яңа китап авторы белән таныштырды, аңа сүз бирде.

Сафиулла Хисәметдинов сазлыклар арасында урнашкан һәр татар авылларының кызыклы, үзенчәлекле тарихы барлыгын, һәр авыл халкы тыгыз элемтәдә яшәүләре турында сөйләде. Вәчир-туган авылына багышланган китапта авылының үткәне һәм бүгенгесе чагылдырганын әйтеп узды. Китап дүрт бүлектән тора. Автор саз як авылларының этник тарихы, Русия дәүләтендә саз як авылларында яшәүче “саз татарлары”ның тарихы, советалар союзы елларны Вәчир авылы халкының яшәеше, совет чоры тәмамланган еллар турында язганы турында сөйләде..

Яңа китап презентациясенә килүчеләр Сафиулла Хисәметдинов туган ягын, авылын ихлас күңеле белән яртаканын күрделәр. Чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәр кандидаты Гөлзифә Бакиева архивлардан алынган халык саны үзгәрешләрен, утраулардагы күчерешләр турындагы мәгълүматне укучыларга җиткерү кыйммәтле яңалык диде. Киләчәктә сазлыклар арасында урнашкан авыллар турында тарихи эзләнүләрне, фәнни эшне дәвам итү кирәк дип фикерләре белән уртаклашты.

Сафиулла Хисәметдиновның коллегалары Ризмөхәммәт Абайдуллин: “Саз авылларына Мәскәү, Петербург, Казан шәһәрләреннән килгән тарихчылар күп булды. Саз як авылларының әле өйрәнелмәгән тарихы, легендалары күп. Аларның төрле версияләре бар. Безнең авылларның тарихы зур. Бер генә китапта аны чагылдырып булмый,”- диде. Үзе иҗат иткән шигырьләре, хикәләре аркылы саз арты авылларының тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, төрле чорда яшәешен чагылдырган шагыйрә Галия Абайдуллина авторга багышлап иҗат иткән шигырен укыды.

Чарада авторның якыннары, коллегалары, китап яратучы дуслары катнаштылар. Район китапханә мөдире Танзиля Ниязова, китапханәче Зөлфирә Фазылова эзләнүчән, туган ягын яраткан ветеран укытучы Сафиулла Хисәметдиновка яңа уңышлар теләделәр.. Китап яратучылар, тарих белән кызыксынучылар 50 данә тираж белән басылып чыккан яңа китап белән Тубыл район китапханәсендә таныша алалар.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*