tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләтле укучылар тәрбияләүче укытучылар бәйгесе
Сәләтле укучылар тәрбияләүче укытучылар бәйгесе

Сәләтле укучылар тәрбияләүче укытучылар бәйгесе

Тубыл шәһәренең А.Алябьев исемендәге балалар сәнгате мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирү укытучыларның “Педагогика: фән һәм сәнгать” бәйгесенең  икенче туры узды. Бәйгене оештыручылар: шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты, А.Алябьев  исемендәге балалар сәнгате мәктәбе.

Рузалия Корманалиева

Рузалия Корманалиева

6 нчы октябрьдә  шәһәр күләмендә өстәмә белем бирү укытучыларның профессиональ осталыкларын күрсәткән Ачык бәйгенең икенче турында ун укытучы “XXI гасырда минем  һөнәрем” темага  чыгыш ясадылар. Алар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларның җырлары, спорт юнәлешендәге иҗади эшләре катнашучыларның чыгышларын бизәде.  “Педагогика: фән һәм сәнгать” дип аталган бәйгенең исеме эчтәлегенә туры килде.

Беренче турда 16 укытучы катнашса, икенче турга аларның уны гына чыга. Җиңүчеләрне, катнашучыларны шәһәр башлыгының  беренче урынбасары Яна Степановна Зубова котлады.

Нурия Маметова

Нурия Маметова

Бәйгенең Гран-при бүләгенә һәм дипломына Тамара Павловна Шелободька лаеклы булды. Беренче урынга һәм Лауреат дипломына Лениза Туктасын кызы Шелковая чыкты. Алар икесе  дә А.Алябьев исемендәге балалар сәнгате мәктәбе укытучылары. Икенче урын һәм Лауреат дипломы белән себер татар мәдәният үзәгенең “Тылсымлы балчык” декоратив –гамәли сәнгате түгәрәген күп еллар  җитәкләүче Нүрия Яхья кызы Маметова бүләкләнде. Ул үзенең иҗади эшенә кертелгән яңалыкларын, балаларны  төрле ысуллар аркылы кызыксындыра алганын, гончар эшенең борыңгы тарихын кызыклы, эчтәлекле итеп сөйләде. Укытучының чыгышын себер татар мәдәният үзәгенең “Айдар һәм кызлар” ансамбленең чыгышы бизәде. Махсус  әзерләнгән видеоролик катнашучыларның, тәҗрибәле жюри әгъзаләренең әһәмиятен җәлеп итте. Еш бәйгеләрдә катнашкан Нүрия апа Маметова: “Өстәмә белем бирү укытучыларның төп максаты сәләтле укучылар тәрбияләү. Балаларны кызыксындыра алу,” -диде. Беренче турда катнашкан себер татар мәдәният үзәгенең “Нур” түгәрәгенең җитәкчесе  Рузалия Нариман кызы Корманалиеваның хезмәтенә дә тиешле бәя бирелде. “Нур” түгәргендә балалар татарча сөйләшергә өйрәнәләр, халык авыз иҗаты белән танышалар, төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар.  Үзенең хезмәте, методик кулланмалары белән таныштырган Р.Н.Корманалиева махсус диплом белән бүләкләнде.

Унбишенче мәктәпнең “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Зәнфирә Таштимер кызы Шәрипова  дипломант дипломына лаеклы булды. Икенче турга чыккан һәр укытучының чыгышы әһәмиятсез калмады. Алар махсус дипломнар, лира-статуэткалар белән бүләкләнделәр. Балаларга өстәмә белем биргән, бәйгедә катнашып җиңү яулаган укытучыларга котлауларыбызны  юллыйбыз.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*