tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Советлар Союзы Герое хөрмәтенә
Советлар Союзы Герое хөрмәтенә

Советлар Союзы Герое хөрмәтенә

Самараның Галактионовский урамында урнашкан 64нче өйгә Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуевка истәлек тактасы эленде.

Самар шәһәрендә татар каһарманнары хөрмәтенә куелган ике һәйкәл бар иде. Алар – Революционный һәм Аэродромный урамнары чатында Советлар Союзы Герое Ольга Санфирова, ә Победа паркында Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышев һәйкәлләре.

Куйбышевта 1925 елда туган Рәүф Кутуев 5 яшенә кадәр Галактионовский урамындагы шушы өйдә яшәгән. Аннан соң аның гаиләсе Актүбә шәһәренә күчеп киткән.

Сугышта ул берничә тапкыр җәрәхәтләнсә дә, фронт кырларында көрәшүен дәвам итә. Ә Дунай елгасы буенда барган каты сугышта милләттәшебез, кулына гранаталар тотып, немец танкы астына ташлана. Аның бу батырлыгын күргән солдатларга көч-куәт керә, һәм бу җиңү китерә.

1945 елда 19 яшьлек кече лейтенант  Рәүф Кутуевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бу чара Татарстан, Самар өлкәсе министрлыклары, шәһәрнең милек белән идарә итү департаменты, Әнвәр Горланов җитәкчелегендәге өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм иганәчеләр ярдәмендә оештырылды.  Истәлек тактасын әзерләү эшенең күп өлешен үз өстенә өлкә мохтарияте директоры Шамил Галимов алды.

Истәлек тактасын урнаштыру тантанасын Рәүф Кутуев һәм фронт кырларында ятып калган, сугыштан исән-сау кайтып, аннан якты дөньяны ташлап киткән барлык солдатлар истәлегенә күп җылы сүзләр яңгырады.

–  Бу чара аларның рухына дога булып барсын иде, иншАллаһ. Сугыш – куркыныч нәрсә. Шуңа күрә без тыныч тормышның кадерен белеп, һәр яңа көнгә шатланып яшәргә, безгә аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчыларның якты истәлеген сакларга тиешбез. Ә аларның исемнәрен, батырлыкларын яшь буынга белгертү – безнең бурычыбыз. Алар да шушындый Геройларыбыз һәм, гомумән, Ватаныбыз иреге өчен көрәшкән кешеләр белән горурлансыннар иде, – дип чыгыш ясады Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин.

Тантанада шулай ук өлкә сугыш, хәрби көчләр, хокук саклау органнары советы рәисе Юрий Цыганов, Бөек Ватан сугышында катнашучы отставкадагы полковник Баязит Казаков, Самар шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник Идеал Галәветдинов чыгыш ясадылар.

Тарихчы, өлкә универсаль фәнни китапханәсенең баш белгече Александр Завальный да татарлар турында мактаулы сүзләр әйтте.

– Татар халкы вәкилләре Самар өлкәсенең тарихына, мәдәниятенә, икътисадына зур өлеш кертәләр. Ә татар спортчылары белән бөтен Самар һәм Россия горурлана. Сугыш барышында Самар татарлары үзләрен кыю, батыр солдатлар, оста командирлар итеп күрсәткәннәр.

Гаделлек өчен үз гомерләрен корбан иткән барлык Самар геройлары исемнәре изге булган кебек, Рәүф Кутуев исеме эленгән бу урын да халык өчен шундый урынга әйләнер, дип ышанам, – диде ул.

Тик менә истәлек тактасы эленгән өйнең тышы бик ташландык хәлдә. Тантанада чыгыш ясаган Идеал Галәветдинов шәһәр администрациясе яисә иганәчеләр ярдәмендә өйне яңарту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Миләүшә Газыйм язмасы һәм фотосурәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*