tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта Ифтар ашын зурлап уздырдылар
Сургутта Ифтар ашын зурлап уздырдылар

Сургутта Ифтар ашын зурлап уздырдылар

Барыбыз да белүебезчә, мөселман календарендә быел 5 майда беренче Тәрәвих намазы булды. Ә инде 6 майдан алып 3 июньгә кадәр Рамазан ае бара, 4 июнь көнне Ураза бәйрәмен каршы алачакбыз.

Изге Рамазан аенда Җәмигъ мәчетендә Ифтар ашлары уздыру Сургут шәһәрендә күркәм гадәткә әверелде. Сургут күпмилләтле шәһәр.100дән дә артык милләт яши биредә. Шуның яртысын мөсеман халкы тәшкил итәдер. Биредә һәр мөселман халкының күбесе Ураза тота. Бу айда изге гамәлләр эшләп калырга ашыга. Сургут мәчетендә ифтар ашлары уздыруда үз өлешен кертеп калдырырга тырыша. Шулай итеп, мәчеттә ай дәвамында Ифтар ашлары уза. Ә менә быелгысы елны Ханты-Мансий автономияле округының Диния нәзарәте баш мөфтие Таһир Габделхак улы Саматов шәһәркүләм дәрәҗәдә, “Жемчужина” ресторанында зурлап үткәрде. Биредә шәһәр хакимияте башлыгы Шувалов В.Н, башка тармак җитәкчеләре, барлык мөселман иҗтимагый оешма җитәкчеләре, дәрәҗәле кунаклаклар, бихисап ак яулыклы апалар, татар иҗтимагый оешмасы әгъзалары, кыскасы, 150 кунак килгән иде.

Ифтар ашын ХМАО – Югра мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов ачып җибәрде. Ул кунакларга рухи азык өләште – Рамазан аеның әһәмияте, Ислам сафлыкка, намуслылыкка, тыйнаклыкка өйрәтә, шуңа күрә мәчеткә һәрдаим йөргәннәргә, бигрәк тә яшьләр белән еш аралашырга, аларны исламдагы күркәм гадәтләрне өйрәнүгә җәлеп итәргә тиешлеген әйтте. Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек, диде. Һәм шулай ук Сургут шәһәре хакимияте башлыгы В.Н. Шуваловка шәһәребездәге,гомумән, төбәктәге яшәүче халыкка тыныч һәм уңай шартлар булдырган өчен, мөселман халкына булган җылы ихтирамы өчен, зур рәхмәтен белдерде. Әлеге Ифтар ашын уздыруда зур мөмкинлек биргән “Җемчужина” рестораны хуҗасына, татар активистларына, башка мөселман иҗтимагый оешма җитәкчеләренә, мәчеткә ел дәвамында йөргән дусларга, килгән кунакларга саулык – сәламәтлек, иман байлыгы, тынычлык, сабырлык теләде.Сургутта Ифтар ашы мәҗлесенең шәһәркүләм оештырылуы дуслыкны тагы да ныгытты,бер-беребезгә карата ихтирам хсләрен арттырды.

Хәзер кайсы гына Ифтар мәҗлесендә катнашсаң да, өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора.Чит төбәктә яшәсәк тә барысы да хәләл. Быелгысы елны ураза тотучылар арасында өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, араларында яшьрәк мөселманнар,татар егетләре-кызлары да күренде. Елдан -ел Ураза тотучылар саны артканнан-арта. Мәҗлес тәмамлануга, мөселманнар, калебләре тагын да сафланып, мәчетләргә тәрәвих намазына ашыктылар.

Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары кабул, ифтар мәҗлесләрен оештыручыларга да, мәҗлесләрне олылап, бирегә килүчеләргә дә әҗер саваплары насыйп булса иде.! Амин!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*