tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар телен өйрәнүче балалар саны 40ка җиткән
Сургутта татар телен өйрәнүче балалар саны 40ка җиткән

Сургутта татар телен өйрәнүче балалар саны 40ка җиткән

Соңгы елларда Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты күзгә күренеп җанлану кичерә. Биредә иҗади әңгәмәләр, ХМАО-Югра төбәге татарларын берләштерүче төбәкара фестивальләр, яңадан-яңа конкурс-бәйгеләр әледән-әле оештырыла, милләтне рухи-мәдәни савыктыруга, аның телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән мөһим проектлар тормышка ашырыла, милли бәйрәмнәр, халкыбызның йолаларына нигезләнгән кичәләр уздырыла.

“Яшьләр берлеге” үз активлыгы белән шәһәрдә оештырылган бик күп чараларда катнашып башка төр милләт халкына үрнәк булып тора. Спорт ярышларында да татар яшьләре беренчеләрдән. Гөр килеп Якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Ә мәктәпкә йөрүче балаларның саны быелгысы елны 40ка җитте. Әле туган телне өйрәнергә теләүчеләр арасында өлкән яшьтәге ханымнар да татар теле дәресләрен оештыруны сорап мөрәҗәгать итәләр.

Быел Сургутлылар “Туган тел” дәресләреннән тыш, музыка дәресләрен дә оештырып җибәрергә планлаштыра. Ниятләре зурдан! Димәк, әле милләтебезнең, туган телебезнең киләчәге өметле диясе килә. Әгәрдә туган тел дәресләренә йөрергә, милләтебезнең гореф-гадәтләре белән танышырга теләүчеләр бар икән мохтариятның ишекләре һәрвакыт ачык. Туган телебезне бергәләп саклыйк, аны киләчәк буынга бергәләп тапшырыйк!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО- Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*