enrutat
Баш бит / “Татар булып калуыгыз өчен рәхмәт”
“Татар булып  калуыгыз өчен рәхмәт”

“Татар булып калуыгыз өчен рәхмәт”

Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел сигезенче мәртәбә үткәрелде. Сигез саны –чиксезлек билгеcе дә бит әле ул. Форумга җыелган делегатлар да Татарстан башкаласына чиксез күп белем, яңа танышлар, ачышлар артыннан килгән. Казанның хәзерге яшәеше белән дә кызыксынулары зур.

Делегатларның берсе дә ял итәр, күңел ачар өчен генә килмәгән. Моны алар үзләре дә яшерми. Бер урынга бө­тен Җир шарыннан меңнән артык татар җыелганны кайда очратып була әле?! Ятып калганчы, атып кал, дигән­нәре шушында исбатлана. Катнашучылар бер-берсе белән туганнарча аралаша, элемтә урнаштыра, татар телен ка­милләштерә. Сер түгел, форумга барысы да татар телен яхшы ук белеп килми. Биш көн эчендә шундыйлар аз­мы-күпме телне өй­рәнеп китсә дә, Мәһдиевчә әйтсәк, татар телен саклау тегер­мәненә бер чүмеч су тондыру булыр иде.

Кытайдан Назиф Вәлиеф Ялимулатиның бу чарада беренче тапкыр катнашуы. Аның саф татар телендә сөй­ләшүе күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

  • Монда шундый күп татарлар җыелган. Бик хислән­дем. Без – Кытайдагы татарлар, аз булсак та, үзара аралашып яшибез, кунакларга йөрешәбез. Нәүрүз, Сабантуй кебек бәйрәмнәр белән беррәттән Корбан гаетләрен дә үткәрәбез әле, – дип сөй­ләде Назиф Ялимулати.

Самара шәһәреннән делегат буларак катнашучы Фәр­зәнә Мәхмүтова да форумга тәүге тапкыр килгән. “Форумда миңа бик ошый, чөнки нәкъ тә биредә үз хал­кыңның масштабын тоя­сың. Читтә яшәүче милләт­тәшләр белән аралашу бара, шунысы куандыра. Кайсыдыр бер төбәккә чыксам, мин бе­лә­чәк­мен: монда минем мил­ләт­тәшем яши”, – диде Фәр­зәнә. Үз җирлегендә татар мәктәбе бар, шәхси татар телле балалар бакчасы да эшли икән. Халык саны буенча татарлар ­Самарада икенче урында тора. “Татарлыкны онытмаска тырышабыз”, – ди Фәрзәнә.

Оренбург шәһәреннән килгән Марсель Рәхмәтул­лин сүзләренчә, милләт, телнең яшәешен оешмалар эшчән­леге күрсәтә. Мисал итеп үзләрендәге Мирхәй­дәр Фәй­зи исемендәге театр­ны, Ямашев исемендәге ки­тап­ханәне, татар телле газеталарын санап китте ул.

Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы ачылышында “Татар кызы – 2018” Халыкара бәйгесенең ярымфиналына чыккан кызларны да кү­рергә мөмкин иде. 1 августта 29 катнашучы аш-су, кул эш­ләре бәйгеләрендә үз сәләт­ләрен күрсәтте. “Ак калфак” иҗти­магый оешмасы рәисе Кад­рия Идрисова әй­түенчә, кон­курсның нәти­җәлелеге шушы кызларның елдан-ел сәләтле­рәк булуларында күренә. “Кызларга: “Без монда сезне нәрсәгә өйрәттек, аларны барысын да дусларыгызга, әнилә­регезгә, киләчәк­тә исә балаларыгызга җит­керергә онытмагыз. Сез моны эш­ләргә бурычлы”, – дидем. Кызларның кызыксынулары бик көчле. Алар үзләре дә барысына сәләтле”, – дип әйтте Кадрия Рәис кызы. Сүз уңаен­нан, шушы кызлар­ның тырышлыкларына Татарстан Респу­бликасының Премьер-ми­нистры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәй­хра­зиев та сокланды. “Татар булып калганыгыз өчен рәхмәт. Барысы да хатын-кызла­ры­быздан килә шул”, – дип әйт­те ул. Хак сүз­ләр: мил­ләтнең яшәеше шушындый кызлар­ның ки­лә­чәктә балаларына дөрес милли тәрбия бирүлә­реннән дә тора.

Форумда “Проектлар аллеясы” белән танышырга мөмкин иде. Монда төрле ил һәм Россия төбәкләреннән килгән делегатлар телебезне һәм мәдәниятебезне үс­терү һәм танытуга юнәлде­релгән проектларын күр­сәтә. “Проектлар аллеясы” үз эченә барлыгы 20гә якын проектны алган. Моннан тыш, 3 августта делегатлар 60ка якын проект белән Универсиада авылында чыгыш ясады.

Чиләбе татарлары 1940 нчы елларда эшчәнлеген туктаткан халык театрын яңадан торгызып җибәргән. Эльдар Гыйбадуллин сүзлә­ренчә, 2019 елгы репертуарга тагы ике спектакль өстәргә телиләр. “15 июнь көнне “Башмагым” спектак­лен куйдык. Актерларыбыз профессионал түгел, шулай да спектакль бик зур аншлаг белән барды. Көзен яңадан эшчән­лекне башлап җибәрәчәк­без”, – дип сөй­ләде ул.

Мәскәүлеләр берничә проект белән килгән. Шу­лар­ның берсе – “Хәрәкәт” дип аталган яшьләр татар проектлары бәйгесе. Оеш­ты­ручыларның сүзлә­ренә караганда, бәйге Мәскәү татар яшьләре берләшмә­лә­ренең хисап җыены буларак кабул ителә һәм яңа проектлар булдыруга яхшы этәргеч булып тора. Ки­ләчәктә яңа но­минация­ләр булдырып, катнашучылар санын арттырырга те­лиләр.

“ВКонтакте” социаль чел­тәрендә “Татары һәм татарочки” төркемен булдырган Мәскәү вәкиле Илдар Фәй­зуллин, мәсәлән, мобиль телефоннар өчен кушымта булдыруны тормышка ашыра башлаган. Ул бу проектка кешеләрнең гаджетларга күчүе, мобиль кушымта­лар­ның популярлашуын күреп керешә. Кушымтаның инде тәҗрибә версиясе әзер. Анда эш эзләү, татарча радио тың­лау, төрле чаралар белән танышу кебек мөмкинлек­­ләр булачак.

Салехардтан да кызык­лы проект тәкъдим итте­ләр. Алар “Ямал өчен татар әлиф­басы” исемле әсбап булдырган. Әлифбада Ямал­да яшәү­челәр кулланышында булган мөһим сүзләр һәм төшен­чәләр урын алган.

Эшмәкәрләр өчен кы­зык­лы проект – “Бизнес Урда” яшь эшмәкәрләр клубы – Санкт-Петербург, Пермь, Чуашстан, Саратов, Әстер­хан яшьләренең җыелу мәй­­дан­чыгы булып тора. “Ун ел эчендә бу иң зур татар оешмасына әйләнергә тиеш”, – дип максат куйган оештыруычлар.

Безнекеләр – Татарстан делегатлары да үз проектлары белән мактана ала. Алар күп тә, нәтиҗәле дә. “Мин татарча сөйләшәм”, “Печән базары”, “Гыйлем” кебек проектларны гына алыйк. Алар инде күптән татарның брендына әй­­ләнеп китте. Бу исемлеккә тиздән “Сәләт­Вики мәктәбе” дә өстәлер әле. Нинди телдә Википедия бар, шул тел исән калачак, дигәннәр иде шушы проектта катнашучылар. Яшәтү өчен яшь буында кызыксыну көчле булырга тиеш. “Ел викимедиачысы” бү­ләге иясе Фәрхәд Фәт­хул­лин янәшә­сен­дә бө­терел­гән яшь буынны күр­гәч, шулай уйлап куясың.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*