tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле – төрки телләргә күпер
Татар теле – төрки телләргә күпер

Татар теле – төрки телләргә күпер

Кара диңгезнең аргы ягындагы биек Ылгаз таулары итәгендә, куе урманнар арасында Төркиянең Кастамону шәһәре утыра. Быел ТӨРЕКСОЙ халыкара мәдәният оешмасы төрки телле журналларның чираттагы съездын нәкъ менә шушы борынгы калада үткәрде. Анда егермегә якын илдән журнал мөхәррирләре белән рәттән, күренекле язучылар һәм әлеге оешманың эшчәнлегендә актив эшләгән журналистлар катнашты. Татарстаннан алты кеше – «Мәдәни җомга» мәдәният-сәнгать газетасы, «Безнең мирас», «Идел» журналлары баш мөхәррирләре – Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш премияләре лауреаты Ләбиб Лерон, Радик Сабиров, халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире урынбасары буларак мин чакырылган идек. Делегацияне, гадәттәгечә, «Татмедиа» генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева җитәкләде.

Кунак ашы

ТӨРЕКСОЙ  төрки телле мәдәниятләрне үстерү, үзара таныштыру һәм берләштерү максатыннан 1993 елда Алма-Атада оештырылган иде. Ә 2014 елның мартында Төркиянең Искешәһәр каласында төрки телле журналларның беренче съезды үткәрелде. Шунда берничә делегация җитәкчесен Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган  кабул итте. Әлеге очрашуда безнең делегация җитәкчесе Сөмбел Таишева Президентка мондый съездның чираттагысын Казанда уздырырга тәкъдим итеп, аңардан хуплау алды. Бу проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәреп алды. Шулай итеп, ул форум 2014 елда Казан шәһәрендә зур уңыш белән узды. Ул елны башкалабызга һөнәри тәҗрибә уртаклашу өчен 14 илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 29 матбугат вәкиле килгән иде.

Республика һәм шәһәр көнендә республиканың сәнгать һәм мәдәният әһелләренә премия тапшыру чарасы вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге съезд делегетлары белән очрашты һәм мондый форумнарның  әдәбият үсеше өчен кирәкле чара булуын билгеләп үтте. Соңрак аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Без конгресс делегатлары белән Татарстан Милли музее экспозицияләрен карадык, Спас районының борынгы Болгар шәһәрчегенә экскурсиягә бардык, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның Казан үзәгендәге һәйкәленә чәчәкләр салдык. Менә шул чакта мин үземә дә Төркиягә махсус чакыру алдым. Бу яшь журналист өчен көтелмәгән бүләк иде.

Форумнан соң «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналлары, «Мәдәни җомга» газетасы төрки кардәшләребезнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырып чыгарды.

Зиннур Мансуров – ел кешесе

Кастамонуга барып җиткәнче үк, әле Стамбул аэропортында, туган телемнең төрки теллер белән якынлыгын тагын бер кат күреп, аның аша күп милләтләр белән аралашып буласына ышандым. Татар телен камил үзләштергән очракта, башка кардәш халыкларның телен белмәсәң дә,  алар белән аңлашып була икән бит!

Быелгы форумга Әзербәйҗан, Башкортстан, Дагыстан, Гагаузия, Ирак, Иран, Казахстан, Кибрис, Кыргызстан, Кырым, Косово, Македония, Үзбәкстан, Татарстаннан делегацияләр һәм Төркиядән утыздан артык матбугат вәкиле җыелган иде. Күбесе  белән бернинди тәрҗемәсез дә иркен сөйләштек.

Татар илендә яшәсәк тә, бездә һәр җирдә рус теле өстенлек итә. Кибетләрдә, кафеларда татар телендә дәшсәк, аңламаган йөз белән сораулы караш ташлыйлар. Ә Төркиядә бар да башкача. Төрекләр – бәхетле  халык. Аларның үз илләре бар, һәр җирдә иркен итеп үз телләрендә сөйләшәләр…

Конгрессны ачу тантанасына ТӨРЕКСОЙ Генераль сәркатибе Дүсән Касеинов, Кастамону провинциясе губернаторы Яшар Карадениз, Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглы, Казахстан Язучылар берлеге рәисе Улыкбек Есдаулет катнашты. Үзенең чыгышында Якуп Өмәроглы: «Казанда уздырылган конгрессның программасы иң көчлесе иде. Барлык катнашучылар да форумнан канәгать калдылар. Әле хәзер дә нур сибеп торган Казанны сагынып искә алабыз», – дип белдерде һәм безнең күңелләрдә республикабыз белән горурлану хисләрен тагын да арттырды.

Соңыннан Әзербәйҗан Язучылар берлеге рәисе, танылган язучы Анар Рзаевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аңа бүләкләр тапшырылды. Язучы каләмдәшләре алдында төрек телендә басылып чыккан «Минем замандашларым» китабын тәкъдим итте.

Узган елгы конгресста Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров төрки әдәбиятның «Ел кешесе – 2018» итеп билгеләнгән иде. Ел буена барлык төрки телле басмалар безнең шагыйребез турында язды, аның әсәрләрен бик күп телләргә тәрҗемә итеп бастырдылар. Ә бу очрашуның иң сөенечле вакыйгасы шул булды – конгрессны ачу тантанасында Зиннур Мансуровка лаеклы олуг бүләген тапшырдылар. Зиннур Мәҗит улы каләмдәшләре алдында чыгыш ясаган чакта төрки әдәбиятның зур көчкә ия булуы хакында әйтте. «Гомеремнең соңгы көненә кадәр әдәбиятка хезмәт итәчәкмен», – дип белдерде ул.

Форумда катнашучылар төрки вакытлы матбугатның уртак проблемалары турында уртага салып сөйләштеләр. Бүгенге көндә газета-журналларны укучылар саны кимү мәсьәләсе бер безгә генә кагылмый икән. Барлык газета-журналларның да хәле бер чама. Бу мәсьәлә дәүләт басмаларын гына түгел, шәхси газета-журналларны да борчый.

Без, үз чиратыбызда, аларга Татарстанда газета-журналларның эшчәнлеге, татар әдәбияты хакында сөйләдек. Кардәшләребезнең күбесенә Кол Гали, Тукай, Дәрдмәнд, Исхакый исемнәре белән беррәттән, бүгенге көн шагыйрь-язучыларыбызның да исемнәре таныш булуы бездә милләтебез өчен горурлык уятты. Татарларны төрки дөньяның теләсә-кайсы почмагында да беләләр.

Ике көнлек чара резолюция кабул итү һәм яңа проектлар турында сөйләшү белән тәмамланды. Форумда катнашучыларга үзләренең әсәрләрен уртак төрки электрон журналда бастырып чыгару тәкъдиме ясалды.  Әлеге журналны Төркиянең 26 иң танылган китапханәсе үзләре аша таратырга ризалык биргән.

Кастамону – мәчетләр төбәге

Карачомак елгасы буенда урнашкан Кастамону шәһәре мәһабәт Ылгаз таулары куенына сыенып утыра. Мәктәп, балалар бакчалары ишек алларында яңгыраган шат авазлар, мәчетләрдән агылган азан тавышы кыяларга бәрелеп, шәһәр өстендә кайтаваз булып яңгырый. Без килгән чакта көннәр җәйгә авышканлыктан  шәһәр урамнарындагы куаклар һәм агачлар шау чәчәктә утыра иде. Лалә катыш сирень чәчәкләре исе аңкыган Кастамону һавасы тәнгә генә түгел, җанга да шифа бирә кебек тоелды миңа.

Урамнары тар булса да, һәр җирдә чисталык, тәртип биредә. Шәһәр үзәгендә урнашкан борынгы йортларның шактые әлегәчә сакланып калган.

7 мең еллык тарихы булган һәм аның 900 елы төрки чорга караган Кастамону – Төркиянең борынгы шәһәрләренең берсе. Кеше санына карап исәпләгәндә, Кастамону Төркиядә иң күп мәчетле төбәк санала. Провинциядә 370 мең кеше яши, шәһәрдә – 114 мең, ә мәчетләр саны 2,5 меңнән арта, һәр урамда диярлек күккә ашкан манаралар күренә.

Әгәр шәһәрне уч төбендәге кебек күрәсең килсә, безнең эрага кадәр XII гасырда византиялеләр төзегән борынгы Кастамону кирмәненә менәргә кирәк.

Истанбулдан Кастамонуга самолет ике көнгә бер генә очканлыктан, кайбер делегатлар бирегә автобус белән килделәр. Аларны көткән арада автобус белән шәһәр буйлап сәяхәт иттек. Шул вакытта тау башында урнашкан таш кирмәнгә күзебез төште һәм аны бик карыйсыбыз килде. Ләкин мондый мөмкинлек соңгы көнне генә туды. Ике сәгать вакыт эчендә без Кастамону кирмәненә сәяхәт кылдык. Кайтасы көнне Шәрифә Баҗи исемендәге урта мәктәпкә кагылдык. Әлеге белем учагы турында язманы «Мәгариф» журналының май санында укый аласыз.

Шәһәр үзәгендә Насруллаһ мәчете мәйданы бар. Сувенир кибетләре, кафелар – бөтенесе биредә урнашкан.

Җөмһүрият мәйданында төрек солдатлары һәм ирләре өчен җанын бирергә әзер хатын-кызлар батырлыгын чагылдырган һәйкәл тора. Шунда ук 1902 елда төрек архитекторы Ведат Тек тарафыннан төзелгән бинада Кастамону Хөкүмәте урнашкан. Соңрак Анкарадагы Президент сарае да нәкъ шушы бина үрнәгендә корылган.

Кастамонуда бихисап музейлар эшләп килә. Борынгы йортларның берсендә Кастамонуда төрекләрнең көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштыручы Этнография музее, янында гына Археология музее урнашкан. Күптән түгел генә шәһәрдә «Шапкалар музее» ачылган. Биредә төрле милләтләрнең баш киемнәре, шул исәптән, күренекле кешеләр махсус бүләк иткәннәре дә күргәзмәгә куелган.

Кастамонуда берничә завод-фабрика урнашкан. Мәсәлән, Европа өчен йорт җиһазлары, ишекләр ясый торган зур заводларның берсе биредә. Ул 1 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә.

Әлеге шәһәрдә күп кенә хатын-кызлар кул станокларында бизәкләп җәймәләр тукый. Алар тукыган ашъяулыклар, урын-җир җәймәләре тирә-юньдә үзенең сыйфаты белән дан тота. Без дә читтән генә аларның әлеге хезмәт белән шөгыльләнгәнен күзәттек.

Кастамонулыларның тагын бер үзенчәлеге: алар чәй янына лукум урынына чекме-хәлвә куя. Әлеге татлы ризык белән сәүдә итүче бер сатучы безгә аның рецептының серен ачты. Бу татлы ризык суда кайнатылган шикәрле сироп белән онлы май кушылган массадан суза-суза ясала икән. Бездәге талкыш кәләвә кебек инде, тик безнекеләр шикәр урынына бал куллана.

Пыяла ишекле кибетләрне күргәч, бөтенебез аһ иттек, безнең илдә булса, төнлә белән әлеге пыяланы чәлпәрәмә китереп, товарларын алып китәрләр иде кебек. Әмма биредә башка тәртипләр. Җирле халык сүзләренә караганда, Кастамонуда урлашу, җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә. Бөтен кеше бер-берсен яхшы белә, хатын-кызлар, балалар урамнардан курыкмыйча йөри. Шәһәр кафе-рестораннарында спиртлы эчемлекләр тыелган. Әгәр алкогольле табын артында утырырга теләсәләр, кешеләр шәһәр читендәге рестораннарга чыгарга тиеш.

Әлеге шәһәрдә туристларны кызыксындырырлык урыннар җитәрлек. Без Кастамону шәһәреннән 70 чакрым ераклыкта урнашкан Аздавай тауларына да сәяхәт кылдык, 45 чакрым ераклыктагы Ылгаз таулары милли паркында булдык, биредә биеклеге буенча Европада – беренче, дөньяда икенче урында торучы Улубәй каньонын күрдек. Бу җирләрнең җәннәткә тиң табигате мине үзенә тәмам гашыйк итте.

Берничә ел элек шәһәргә кергәндә таулар арасында 5 чакрымлык туннель төзелгән. Хәзер әлеге юл аша Анкарадан Кастамонуга 2 сәгать ярым вакыт эчендә килеп җитеп була. Әлеге туннель аларга башка шәһәрләр белән элемтәләрне ныгытырга булыша. Губернатор Яшар Карадениз киләчәктә Кастамонуда туризмны җәелдерергә теләвен әйтте. Ул хөрмәтле язучыбыз Зиннур Мансуровны, безнең делегация җитәкчесе Сөмбел Таишеваны махсус кабул итүгә чакырды.

Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте: Кастамону бәләкәй шәһәр булса да, монда бик күп газеталар дөнья күрә. Иртән ресепшнга төшкәндә, өстәлдә 6-7 газета ята. Аларның барысы да төсле. Монда бөтен кеше вакытлы матбугатны укып бара. Күпме тираж белән чыгуларын беләсебез килсә дә, бу сорауга җавап таба алмадык. Якуп бәй: «Биредә һәр газета беренче булырга тели, данәне күрсәтергә дигән закон юк, шуңа күрә алар бу турыда язып тормыйлар», – дип аңлатты.

Дүрт көнгә сузылган конгресс безне тәмам дуслаштырды да туганлаштырды. Дөньяның кайсы гына кыйтгасында яшәсәк тә, аралашып, бер-беребезнең язмаларын төрле телләргә тәрҗемә итеп бастырырга сүз куешып, һәрберебез киләчәккә зур өметләр баглап, туган якларына юл тотты. Бүгенге Интернет заманында әлеге эшләрне тормышка ашыру, әлбәттә, бернинди авырлык та салмый. Төрки халыклар бердәм булган очракта, без матбугатыбызны, телебезне саклап калу һәм үстерү өчен күп эшләр башкара алачакбыз. Бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк!

Сиринә Мөхәммәтҗанова
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*