tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты һәм Милли шура рәисе Казахстанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Татарстан Президенты һәм Милли шура рәисе Казахстанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты һәм Милли шура рәисе Казахстанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм казах шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстаннан килгән кунакларны Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм казах телләрендә сөйләп каршы алдылар.

Бүгенге көндә Уральск шәһәрендә бөек шагыйрьнең музее эшли, Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Казахстанда яшәүче татарлар Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичләр уздыра, төрле чаралар үткәрә.

Белешмә өчен:

Габдулла Тукай гомеренең 12 елын Уральск шәһәрендә үткәрә. Биредә ул шәхес һәм шагыйрь буларак ачыла. 2001 елның 30 октябрендә Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст-һәйкәл куелды.(Сынның скульпторы – М.Гасыймов, архитекторы – с.Айдаров, А.Галиев, Р.Вафеев). Һәйкәлне рус, казах, татар әдипләрнең XX гасыр ахыры – XXI гасыр башында әдәби процессларның актуаль мәсьәләләренә багышланган очрашуы кысаларында ачтылар.

Абай (Ибраһим) Кунанбаев (1845 — 1904) – танылган казах шагыйре һәм аксакалы, казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм классигы. Үзенең әсәрләрендә ул искелектән көлгән, Пушкин, Лермонтов, Крылов, Байрон, Гёте кебек рус һәм Европа авторларының шигырьләрен казах теленә тәрҗемә иткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*