tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин Шәймиевкә Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде
Путин Шәймиевкә Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде

Путин Шәймиевкә Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә республика үсешенә керткән өлеше, шулай ук стратегик проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта РФ Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы Шәймиевнең республикада ислам академиясен булдыруга керткән өлешен билгеләп үтте. “Россия Президенты хәбәр иткәнчә, күптән түгел Кыргызстан башлыгы Сооронбай Жээнбеков белән очрашу барышында Кыргызстаннан килгән руханиларны бу академиядә укыту мөмкинлеге турында фикер алышканнар”, – дип хәбәр итә чыганак.

Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевтән ислам академиясендә кыргыз руханиларын укыту һәм тиешле системаны җайга салу мөмкинлеге табуларын сорады.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*