tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа мәчетләр төзелә
Яңа мәчетләр төзелә

Яңа мәчетләр төзелә

Тубыл районының Арткы авылында матур мәчет төзелеп килә, монда ул авылдашлар тырышлыгы белән башкарыла. Документларын әзерләү өчен мөселман оешмасы җитәкчесе Әбделхәй Юмашев үткән юлларны санап та бетерерлек түгелдер. Алар берничә папканы тәшкил итәләр. Мәчет тә аның бабасы йорты урынында төзелә. Юл аркылы 1897 елда салынган, заманына карата мәһабәт булганлыгы күренеп торган агач Аллаһ йорты әле дә күркәм булып басып тора. Анда үз вакытында мәктәп тә, склад та, амбар да, клуб та булган, хәзер инде кулланырга яраксыз.

dsc_0027Әбделхәй Юмашев: “Күп калмады, төзеп бетерәчәкбез. Киләсе елга көзгә өлгертергә тырышырбыз. Смета документлары 50 мең килеп чыкты. 25 меңен өлкә Думасы депутаты В.Майер бирде. Тагын түбәсен ябып, эчке эшләрен тәмамлыйсы, манарасын торгызасы калды”, – дип сөйләде. Ярдәм кулын сузучыларга зур рәхмәтле алар, чөнки авылда яшәүчеләр биргән ярдәм белән генә эшләр озакка сузылачак.

Вагай районының Тугыз авылындагы быел көчле су басу вакытында яртылаш суда калган мәчет тә куллану өчен яраксыз хәлдә иде. Өлкә губернаторы Владимир Якушев Вагай dsc_0035авылында үткән өлкә сабантуенда Тугыз авылында яңа мәчет һәм мәктәп салыначагы турында вәгъдә бирде. Мәчет су килү куркынычы булмаган җирдә төзелә дә башлады. Быел аның нигезен әзерләп, стеналарын күтәреп куярга уйлыйлар. Әлегә алар тәрәзәләрнең яртысына кадәр күтәрелгән. Төп төзелеш киләсе елга дәвам итәчәк. Төзелешне өлкә хакимияте ярдәме белән өлкә мөселман диния нәзарәте алып бара.

– Тугызда су басу безгә мәчет төзү урынын алыштырырга кирәклеген искәртте. Чөнки алдан билгеләнгән җир киләсе су ташуларда су астында калырга мөмкин иде. Безгә аны, халык күрсәтүе буенча, биегрәк урыннан бүлеп бирделәр, – дип сөйләде нәзарәт җитәкчесе имам ахун Зиннәт Садыйков.

Гөлнур Вәлиева, Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*