tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнулла ишан Рәсүлевнең “Рисалә Хыдыйрия” китабы буенча үзенең фәнни хезмәт дөнья күрде
Зәйнулла ишан Рәсүлевнең “Рисалә Хыдыйрия” китабы буенча үзенең фәнни хезмәт дөнья күрде

Зәйнулла ишан Рәсүлевнең “Рисалә Хыдыйрия” китабы буенча үзенең фәнни хезмәт дөнья күрде

ТР МДНнең “Хозур” Нәшрият йорты Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәнни аңлатмалары белән күренекле татар дин галиме, суфи шәех Зәйнулла ишан Рәсүлевнең “Рисалә Хыдыйрия” хезмәте дөнья күрде. Зәйнулла ишанның 1908 елгы бу кыйммәтле китабы, озак вакыт бастырылмыйча торганнан соң, Камил хәзрәт 2020 елда БИАда гарәп телендә үзенең магистрлык эшен яклагач, тәүге тапкыр нәшер ителде.

Китап – гарәп телендә, аның татарча тулы исеме – “Хозыр галәйһиссәламнең тормыш юлы һәм Ибн Тәймия вә аның тарафдарларын кире кагу хакындагы рисалә” дип яңгырый. Камил хәзрәт үзенең фәнни эзләнүләре кысаларында аңа тәкхык ясый – текстын җыя һәм басмага әзерли, хаталарын төзәтә һәм гарәп телендә фәнни аңлатмалар китерә. Шул рәвешле, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең басмасы мөфти Камил хәзрәт редакциясендә нәшер ителеп, бөтен мөселман киңлегенә чыгачак, ә фәнни аңлатмалар дин галименең хезмәтендә күтәрелгән мәсьәләләргә ачыклык кертә, аның методологиясен, дини сорауларга шәехнең шәхси карашларын һәм Россиядә инкыйлабка кадәрге мөселманнар арасында киң таралган карашларны бәян итә. Моңарчы “Рисалә Хыдыйрия” хезмәте бары шәехның тормышына һәм иҗади мирасына караган аерым җыентыкларда гына телгә алына, әмма алар барысы да СССР халыкларының телләрендә язылган. “Рисалә Хыдыйрия” хезмәте буенча гарәп телендә фәнни тикшерүләр юк иде. Хәзер, бу әсәр комплекслы өйрәнелгәч, Рәсүлевнең чордашлары арасында тоткан урынын билгеләргә һәм аның сөнни мөселманнар гакыйдәсенә нигезләнгән карашларга ия булуын аңларга мөмкин.

Камил хәзрәтнең аңлатмаларында ишан хезмәтендә XIX – XX гасырларда татарларда суфичылык, Хәнәфи фикъһе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләре ачык чагыла, диелә. Шул ук вакытта мөфтинең эзләнүләре күренекле татар дин галимнәрен төрле дини мәктәпләргә бәйләп карауда хәзерге заман ялгышлыкларын ачып сала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*