tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Державин әсәрләре татарча да булыр әле
Державин әсәрләре татарча да булыр әле

Державин әсәрләре татарча да булыр әле

«Татмедиа» брифинг-залында 9 декабрьдә Гавриил Державин әсәрләренең 8нче томы тәкъдим ителде. Китап рус телендә нәшер ителгән һәм исеме дә “Гавриил Романович Державин. Поэзия. Драматургия. Избранное” дип атала.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шушы уңайдан оештырган матбугат конференциясендә Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров: “Державинның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү өчен бик яхшы тәрҗемәче булу кирәк. Шагыйрь Ренат Харис бер әсәрне тәрҗемә итте, ул яхшы килеп чыкты. Державинның иҗатын өйрәнү дәвам итәчәк һәм кайбер әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү максаты да бар”, – диде.

Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова сөйләгәнчә, “Державин укулары”нда чит илләр дә катнаша торган булган. Коронавирус сәбәпле, ноябрьгә планлаштырылган әдәби чара киләсе елның май аена күчерелгән.

Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының беренче проректоры Дмитрий Гурьев үзенең чыгышында: “Державин әсәрләренең 8нче томын чыгаруда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлык күрсәтте”, – дип әйтеп үтте.

Китап 1 мең данәдә генә нәшер ителгән, ул югары уку йортларына таратылачак, әлегә сәүдә челтәренә чыгарылмый. Бер китап “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгына бүләк ителде.

Дамир Бәдриев

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*