tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Вице-премьеры Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин төнге вандализм акты турында сөйләштеләр
Татарстан Вице-премьеры Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин төнге вандализм акты турында сөйләштеләр

Татарстан Вице-премьеры Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин төнге вандализм акты турында сөйләштеләр

Әстерханда бөек татар шагыйре Г.Тукайга куелган һәйкәл вандаллар һөҗүменә дучар булды. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин әлеге төнге вакыйга турында фикер алыштылар. Игорь Бабушкин бу хәл уңаеннан борчылуын белдерде һәм полициянең җинаятьчеләрне эзләве турында  ассызыклады. Шулай ук ул якын көннәрдә һәйкәл элеккеге кыяфәтенә кайтарылачак дип ышандырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*