tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районына эшлекле сәфәр кылды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районына эшлекле сәфәр кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районына эшлекле сәфәр кылды

Бүген, рабигыль-ахир аеның 25-нче көнендә (10-нчы декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында ул иң беренче итеп Кукмара мөхтәсибәтенең Туеш мәхәлләсендә районның бөтен авылларыннан җыелган имамнары белән очрашты. Җыелышта шулай ук Балтач, Теләче, Саба, Арча, Питрәч, Мамадыш, Аксубай районы имам-мөхтәсибләре катнашты.

Очрашуда Кукмара имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясады, мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләр буенча хисап тотты, киләсе елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Хәзрәт пандемия шартларында аеруча хәйриячелек юнәлеше эшчәнлеге үсеш алуын билгеләп үтте. Ул бүгенге көндә районда 76 мәчет уңышлы эшләвен билгеләде һәм бүген чакырылган кунаклар катнашында 77-нче мәчет төзелеше башланып китәчәген хәбәр итте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәтнең эшчәнлеген уңай бәяләде, имамнарга дин файдасына куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Үзенең чыгышында шулай ук ул ислам диненең кыйммәтләре, рухи мирасыбызны өйрәнүнең әһәмияте мәсьәләләренә тукталды, галимнәр тормышыннан һәм иҗатыннан мисаллар китереп үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Җыелышта шулай ук район эчке эшләр бүлеге вәкиленең чыгышы тыңланды.

Алга таба Кукмара районына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Манзарас авылында район башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев белән очрашты. Биредә җитәкчеләр катнашында яңа төзеләчәк “Фатиха” мәчете урынында истәлекле ташны ачу тантанасы узды. Чара башланыр алдыннан район башлыгы әлеге гыйбадәтханәне салуның әһәмияте буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты. Мәчет яңа микрорайонда, яңа мәктәп һәм яңа йортлар салыначак кварталда, Кукмара шәһәренә керү юлында, матур җирдә урын алачак. Мәчетнең исеме “Ачучы” дип тәрҗемә ителә, ягъни исеме җисеменә туры килеп, шәһәрне ачучы булып, Кукмарага килүчеләрне каршы алып торачак. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мәчетне тиз арада халык көче белән төзеп чыгу ниятләнә. Ул якынча өч йөз кешегә исәпләнә, барлык көнкүреш уңайлыкларны булдыру күздә тотыла. Камил хәзрәт халыкка, хакимият вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, игелекле эшләрне тормышка ашыруда Аллаһының ярдәме ирешүен сорап, Коръән укып дога кылды. Ул район җитәкчелегенең барлык башлангычларын хуплап, Сергей Димитриевичны нәзарәтнең медале белән бүләкләде һәм, халыкка мөрәҗәгать итеп, игелекле гамәлләр турында кыска вәгазь сөйләде.

Бүгенге истәлекле көнгә җыелган кунаклар шулай ук мөфтиятнең, аерым алганда мөхтәсибәтнең тырышлыкларын бәяләп, кукмаралыларның сөенечен уртаклашып тантанага килгән Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Аннары тантанада шушы җирлек вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар чыгыш ясады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*