Җәлилчеләр турында- Люция Аблеева шигыре
Дәвам »Архив за день: 25.08.2014
Милли спорт уеннары буенча фестиваль
Беренче тапкыр уздырылучы бүгенге спорт бәйрәме Россия кысаларында гына оештырылган булса да, татар көрәше турнирында Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан да вәкилләр бар иде
Дәвам »
“Камаз-мастер” спортчысы Илгизәр Мәрдиев вафат
Күп тапкыр “Дакар” раллиенда катнашкан “Камаз-Мастер” командасы вәкиле Илгизәр Мәрдиев кичә кич фаҗигале төстә һәлак булды. Спортчы “Пихта” ял базасы тирәсендә квадрациклда һәлак булган. Бүген Мәрдиевне соңгы юлга озаттылар. Узган елгы интервьюсын укып, Илгизәр абыйны искә алыйк
Дәвам »
Татар кызы җиңү яулады
Кытайның Нанкин шәһәрендә узучы II яшүсмерләр Олимпия уеннарында милләттәшебез Розалия Насретдинова алтын медаль яулады
Дәвам »
Казанның II татар гимназиясе Милли мәгариф үзәге дәрәҗәсен алачак
2 сентябрьдә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге II татар гимназиясендә Милли мәгариф үзәген ачу тантанасы була.
Дәвам »
Дуслары һәм туганнары туган көнендә Туфанны искә төшерделәр
Бүген 25 августта үзе исән булса, танылган язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 79 яшь тулган булыр иде. Вафатыннан соң өченче туган көнен аның туганнары, дуслары каберен зыярәт итеп, туган ягында, туган авылында спектакльләр күрсәтеп каршы алалар. 23 -25 август көннәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театры язучының туган ягында “Нәзер” спектаклен күрсәтә. Туган көне – 25 августта былтыр ...
Дәвам »
Булдыклы һәм иманлы Кукмара төбәгендә
Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселне - дүрт йөздән артык кешене үзендә туплаган бу шәҗәрә тарихта билгеле, аны галимнәр өйрәнгәннәр, матбугатта бастырып чыгарганнар
Дәвам »
Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буйлап киткән урамга исем сайларга тәкъдим итте
Узган атнада твиттерда бирелгән сорауга җавап рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Казансу яры буйлап төзелеп килүче урамга исем сайларга тәкъдим итте. Интернет халкы тиз арада йөзләгән вариант яудырды. Татарча исемнәр арасында: Нурлы Казан, Казан утлары, Мәхәббәт, Нурлы яр, Яшьләр кебекләр күренгәләде. Яр буе урамының Кремльгә барып җитә торган башы Универсиада үткән көннәрдә әзер иде. Былтыр җәй буе да ...
Дәвам »