tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буйлап киткән урамга исем сайларга тәкъдим итте
Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буйлап киткән урамга исем сайларга тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буйлап киткән урамга исем сайларга тәкъдим итте

Узган атнада твиттерда бирелгән сорауга җавап рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Казансу яры буйлап төзелеп килүче урамга исем сайларга тәкъдим итте.

Интернет халкы тиз арада йөзләгән вариант яудырды.

Татарча исемнәр арасында: Нурлы Казан, Казан утлары, Мәхәббәт, Нурлы яр, Яшьләр кебекләр күренгәләде.

Яр буе урамының Кремльгә барып җитә торган башы Универсиада үткән көннәрдә әзер иде. Былтыр җәй буе да эшләр кызу гына алып барылды. Быел җылы көннәр белән эш дәвам итте.

Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары матур яр буена соклануларын белдерәләр, Балыкчылар,велосипедчылар, йөгерүчеләр һәм башка “спортчы”лар яңа урынның мөмкинлекләрен рәхәтләнеп кулланалар. Республика җитәкчелеге дә аны игътибар угында тота. Рөстәм Миңнеханов хәтта ачык йөзү бассейны төзү идеясен дә белдергән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*