tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булдыклы һәм иманлы Кукмара төбәгендә  
Булдыклы һәм иманлы Кукмара төбәгендә   

Булдыклы һәм иманлы Кукмара төбәгендә  

 

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләребез чакыруы буенча, республикабызның Кукмара якларында булып кайтты. Ул районның Өркеш һәм Мәчкәрә авылларында, Кукмараның үзендә халкыбызның узган тарихын һәм бүгенге тормышын өйрәнде, дини һәм мили чараларда катнашты. Фәүзия Бәйрәмова Кукмара төбәгенә сәфәрен Өркеш авылыннан башлады. Ул биредәге “Фәниябикә” мәдрәсәсендә ял итүче мөселман кызлары белән очрашу өчен язучы буларак махсус чакырылган иде. Фәүзия Бәйрәмованың балалар өчен   язылган алты китабы бар – “Сәнгать дөньясына сәяхәт” (1989), “Алыплар илендә” (2002), “Бәхет ачкычы” (2002), “Нух пәйгамбәр көймәсе” (2004), “Туфаннан таралган татарлар” (2004) һәм “Тропою знаний к истине” (2007) китаплары. Автор очрашу вакытында аларның һәрберсенә аерым-аерым тукталды, язылу тарихларын сөйләде, балаларның күп төрле сорауларына җавап бирде,мәдрәсәгә үзенең китапларын бүләк итте. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Өркеш авылында уздырылган мөселман балалары сабантуенда да катнашты һәм чыгыш ясады.

“Фәниябикә” мәдрәсәсе  2001 елдан бирле эшләп килә, аны үз туган авылында һәм якыннарының нигезендә Фәния ханым Җәләлиева төзеткән һәм тотып тора. Фәния Хөрмәтулла кызы – табиб, ире – хәрби врач Рәшит Әгъзам улы белән илнең төрле почмакларында эшләгән һәм гаиләләре белән Казанга кайтып төпләнгәннәр. Хәзер Фәния ханым Казанның “Гадел” мәчетендә һәм 1000еллык мәдрәсәсендә дин дәресләре укыта, ире Рәшит Җәләлиев Каменка туберкулезхастаханәсенең баш табибы. Бу игелекле затлар, Фәния ханымның туганнары белән бергә, Өркештә мәдрәсә салганнар, инде ике катлы мәчетне төзеп бетереп киләләр,һәр җәйне август аенда мөселман кызлары өчен җәйләү уздыралар, мөселман балалар сабантуе оештыралар, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың Кукмара төбәгенә килүенең икенче сәбәбе – Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында документаль китап язарга материал туплау иде. Инде билгеле булганча, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова – татар хатыны, Нәгыймәнең атасы Хәмзә Кукмара төбәгенең Мәчкәрә авылында туып-үскән кеше. Бүгенге көндә дә Кукмара төбәге Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселнең истәлек-ядкәрләрен кадерләп саклый. Фәүзия Бәйрәмова аларның барысы белән дә танышты. Бу юнәлештә эшчәнлеген ул Кукмараның төбәк тарихын өйрәнү музенннан, анда куелган “Ишмән шәҗәрәсе”н  өйрәнүдән башлады.

Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселне – дүрт йөздән артык кешене үзендә туплаган бу шәҗәрә тарихта билгеле, аны галимнәр өйрәнгәннәр, матбугатта бастырып чыгарганнар. Ә шәҗәрәнең Хәсән улы Хәмзә аша Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апага барып тоташуы турында хәбәрне зурлап дөньяга таратучы – Кукмара районы төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина. 2006 елны ул бу шәҗәрәне Казанда Чыңгыз Айтматовның үзенә дә тапшыра, 2008 елда, инде бөек әдип үлгәч, Бишкәккә аның 80 еллык юбилеена барып та халыкка шушы шәҗәрәне күрсәтә, Ләбүдә Дәүләтшина Чыңгыз Айтматовның татар тамырлары турында  бар дөньяга хәбәр бирә.

Кукмара районының төбәк тарихынөйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, Уфадан ислам журналисты Исламия Латыйпова  белән бергә, Фәүзия Бәйрәмова Мәчкәрә авылында да булды, Чыңгыз Айтматовның татар нәселе белән бәйле тарихи урыннарны өйрәнде. Заманында Ишмән иле дип аталган Мәчкәрә авылында Чыңгыз Айтматовның бабасының нигезе сакланган, шулай ук шушы нәселдән булган Үтәмешевләр 1791, 1872 (башта – 1800) елдарда салып калдырган таш мәчетләрисән, Үтәмешевләрнең 1800 елда салдырган хан сараедай йорт-утарларында бүген балаларның ярдәмче интернат-мәктәбе эшләп тора. Авылның карурмандай зиратында 33 борынгы кабер ташының егермедән артыгы – Ишмән нәселе татарларыныкы… Фәүзия Бәйрәмова боларның барысы белән дә танышты, бу тарихи биналарны, кабер ташларын фотога төшерде, авыл халкыннан Ишмән нәселе турында истәлекләрне язып алды. Аңа бу эшләрендә авыл имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов ярдәм итте, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Кукмара төбәге элек-электән халкының гаять тырышлыгы, булганлыгы, мәдәнияте һәм динилеге белән аерылып торды. Соңгы елларда халыкта бу сыйфатлар тагы да куәтләнгән, Кумара төбәге татарлары бик тырыш һәм эшчән, бик матур һәм мул яшиләр, авыл саен диярлек  мәчет-мәдрәсәләр эшләп тора, намаз укучылар күбәйгәннән-күбәя бара. Биредә хәтта ел буе аракы сатмый торган авыллар барлыкка килгән, Рамазан аенда аракы сатмау күп татар авылларында гадәти күрненешкә әйләнгән. Кар иле татарларының, Кара бикнең данлыклы нәселен дәвам иткән, Казан ханлыгы һәм Касыйм ханлыкларының затлы нәселләре белән тулыландырылган Кукмара төбәге татарлары милләтебез тарихында да лаеклы урыннарын алырлар, дип өмет итәбез! Алар моңалаек!

 

            Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*