tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслары һәм туганнары туган көнендә Туфанны искә төшерделәр
Дуслары һәм туганнары туган көнендә Туфанны искә төшерделәр

Дуслары һәм туганнары туган көнендә Туфанны искә төшерделәр

Бүген 25 августта  үзе исән булса, танылган язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 79 яшь тулган булыр иде.

Вафатыннан соң өченче туган көнен аның туганнары, дуслары каберен зыярәт итеп, туган ягында, туган авылында спектакльләр күрсәтеп каршы алалар.

23 -25 август көннәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театры язучының туган ягында “Нәзер” спектаклен күрсәтә. Туган көне – 25 августта былтыр төзелеп беткән авыл клубында Туфан аганың авылдашлары бу спектакльне карыячак.

Быел җәй янгын чыгып, әдипнең туган авылындагы утары зур зыян күргән иде. Якташлары, район хакимияте зур язучыга хөрмшт йөзеннән төзекләндерү эшләре башлап җибәргәннәр иде. Инде алар тәмамланып килә дип хәбәр итте Татарстанның Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*