tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли спорт уеннары буенча фестиваль  
Милли спорт уеннары буенча фестиваль   

Милли спорт уеннары буенча фестиваль  

 

Ульяновск шәһәрендә   милли спорт төрләре  буенча беренче Бөтенроссия фестивале тәмамланды. Илебезнең 46 төбәгеннән 800 дән артык спортчы дүрт көн буе Россиядә яшәүче халыкларның милли спорт уеннарында көч сынашып кына калмыйча, төрле милләтләрнең ерак гасырлардан бирле килгән халык уеннары серләре белән дә таныштылар.

Фествальне ябу тантансында чыгыш ясап, өлкә Губернаторы Сергей Морозов-“Моңа кадәр спорт буенча  мондый югары дәрәҗәдәге фестиваль, чемпионатлар уздыру Ульяновск өлкәсенә еш бирелми иде. Әмма ләкин  бүгенге беренче Бөтенроссия  фестивален безнең шәһәрдә узуы очраклы түгел,-диде. Чөнки биредә ел саен татар көрәше буенча  төбәкара турнир үткәрелә, ике тапкыр федераль сабантуй узды, узган ел Казанда узган  студентларның бөтендөнья универсиадасында Сембер  егете Сергей Павлик татар көрәшендә ике алтын медаль алып  дөнья  чемпионы исеменә лаек булган иде. Ә мондый уңышлар белән һәр төбәк тә мактана алмый шул.

Беренче тапкыр уздырылучы бүгенге спорт бәйрәме Россия кысаларында гына оештырылган булса да, татар көрәше турнирында Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан да вәкилләр бар иде. Иң зур делегацияләрнең берсе Башкортстаннан.

Россиянең милли спорт төрләре комитеты әгъзасы Геннадий Алёшин турнирны ачу тантанасында чыгыш ясап, татар көрәшенең даны еракларгы таралуын ассызыклады һәм аны  дөнья күләм бәйгеләргә чыгарыр вакыт җитте диде. Шәрәфле кунакларның һәм төбәкләрдә эшләүче милли көрәш федерациясе җитәкчеләренең сәламләүләре һәм көрәшчеләргә көч һәм җиңү теләүләре халкыбызның күркәм биюләре белән аралашып барды. Милли киемнәрдәге кызлар исә, кунакларны сембер чәк-чәге белән сыйлады.

Дүрт көн барган бәйгедә катнашучылар татар көрәшеннән тыш, аркан тартуда,туп белән хоккей уйнауда, лаптада, гер күтәрүдә, кыскасы 10 нан артык төр спорт уеннарында көч сынаштылар.

Бүгенге илкүләм бәйгедә иң зур команда – 73 нче Ульяновск төбәгеннән  73 спортчы катнаша. Шуларның дистәгә якыны татар көрәшендә.

Идел буе төбәкләре арасында татар көрәше буенча Татарстан, Марий Эл республикалары,Ульяновск  өлкәсе көрәшчеләре һәрчак беренче бишлектә булалар. Уналты елдан артык Мари республикасының татар көрәш Федерациясен җитәкләүче Наил Галәветдинов та Семберлеләрне иң көчле көндәшләребез дип саный.

Ике көн дәвам иткән көрәштә алты авырлык категориясендә 24 егет призлы урыннарга чыкты. Йөз кг. нан авырраклар  арасында Ульяновскидан Сергей Павлик белән Казаннан Илдар Аббасов бил алышты. Кызганыч, Сергейга өендәге диварлар да һәм җанатарлар да ярдәм итмәде – беренчелекне Казан егетенә насыйп булган.

Көрәшнең баш хөкемдары   Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, танылган көрәшче Фәнис Җаббаров булды.

Россия хөкүмәт карары  нигезендә ике елга бер тапкыр уздырылачак   милли спорт бәйрәме, оештыручыларның әйтүенә караганда, 2016 елда Марий-эл Республикасында булыр дип көтелә.

                                                   Ульяновск өлкәсеннән Рамис Сафин  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*