tatruen

Архив за день: 19.08.2014

“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертүне рәсми танучы сертификат тапшырыла

“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Шул уңайдан, 20 августта, Болгар һәм Казан шәһәрләрендә тантаналы чаралар була. Көндезге 12 дә Болгар шәһәрендә театральләштерелгән тамаша уздырыла. “Болгар” тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турында рәсми рәвештә танучы сертификатны исә кичке 5 тә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тапшырачаклар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова ...

Дәвам »

“Бельгия татарлары” берлеге халыкара балалар лагеренда Татар мәдәнияте көнен үткәрде

Узган ялларда “Сатурн” лагеренда “Бельгия татарлары” берлеге Татар мәдәнияте көнен үткәрде. Программада Г.Тукай иҗаты буенча композиция, милли биюләр һәм аш-су әзерләү буенча мастер-класслар каралган иде – болар барысы да балаларны һәм яшүсмерләрне татарлар тарихы белән таныштыру максатыннан эшләнде. Бельгиядә “Saturn” Халыкара балалар һәм яшүсмерләр уку-сәламәтләндерү лагере берничә ел эшли: ул каникул вакытында төрле илләр укучыларын берләштерә,профессиональ укытучылар ярдәмендә төрле телләрне ...

Дәвам »