tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Заманча аралашу

Заманча аралашу

14 август Чиләбе шәһәрендә “Комсомольская правда” медиа-холдингы, “Татар кызы-2014” проектының йомгаклануына нисбәтле пресс-конференция үтте.

Казан да Бөтендөнья татар конгрессының   “Дөнья” студиясе ярдәме белән он-лайн режимда пресс-конференциядә катнашты.

2011 елдан бирле үткәрелеп килә торган нәфислек һәм осталык милли бәйгесендә катнашучы конкурсант кызлар, оештыручылар һәм журналистлар белән он-лайн очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Татарстанның атказанган артистлары Артут Мингазов һәм Марат Галимов, “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова һәм журналның әдәби редакторы Эльмира Закирова фикер алыштылар.

Мондый очрашу Бөтендөнья татар конгрессында Мәгълүмати аналитик Идарә оешканнан соң, беренче тапкыр узды.

Он-лайн очрашуны модератор буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркәтибе Ленария Мөслим алып барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*