tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа зиратында Фәридә Кудашевага кабер ташы куелды
Уфа зиратында Фәридә Кудашевага кабер ташы куелды

Уфа зиратында Фәридә Кудашевага кабер ташы куелды

15 августта Уфаның мөселман зиратында татар һәм башкорт халкының яраткан җырчысы Фәридә Кудашева каберенә истәлек ташы куелды. Җырчының кабере ире Бәхти Гайсин һәм кызы Ренара җирләнгән урынга якын икән.

Таш Фәридә ханымның бердәнбер оныгы Славяна Вахитова тырышлыгы белән булдырылган дип хәбәр итә “Уфимский журнал” сайты.

Белешмә:

Фәридә Яһүд кызы Кудашева — күренекле татар җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа. Бала вакытан ук җырлый башлый. Беренче сыйныфта укыганда сәхнәгә менеп «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. Аннан соң ул Кыйгы радиосыннан да еш җырлый башлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәптә бик яхшы укый. Дүртөйле районына күченеп килеп 7нче сыйныфны тәмамлагач, Фәридә дүрт ел Уфа сәнгать техникумында укый. Техникумны бетергәч, Фәридә Кудашева Дүртөйле колхоз–совхоз театрында эшли башлый.

1947—1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала.

1956 елда Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа, алар сәхнә түрендә пар былбыллар шикелле бергә-бергә сайрашып иҗат итәләр.

Җырчы 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Татар Википедиясе мәгълүматы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*