tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 25 августта Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары үтәчәк
25 августта Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары үтәчәк

25 августта Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары үтәчәк

25 август сәгать 10да Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында, шагыйрьнең һәлак булуына 70 ел тулуга багышлап, искә алу чарасы була.

Аерым алганда, шагыйрьнең нәсел-нәсәбе белән очрашу оештырыла: алар татар каһарманы хакындагы истәлекләре белән уртаклашып, хәтер яңартачак. Искә алу чарасында шулай ук Габдулла Тукай исемендәге IV Бөтенроссия сәнгатьле укучылар конкурсы җиңүчеләре катнашыр дип көтелә. Быел ул конкурс Муса Җәлилнең иҗади мирасына багышланган.

Әлеге чара ТР Театр эшлеклеләре берлеге һәм Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.

Сәгать 12дә исә Казан кремле янындагы мәһабәт шагыйрь-каһарман һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*