Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Эшлекле сәфәре кысаларында Васил Шәйхразиев Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татарлар белән очраша, Көньяк Урал якларында яшәүче татарларның тормышы белән таныша.