Грек фәлсәфәчесе Әфләтүннең (Платон) мондый сүзе бар: “Китап – телсез укытучы”. Моннан меңнәрчә ел элек яшәгән шәхеснең сүзләре хәзерге заманга бер дә туры килми төсле. Хәзерге заман кешесе китапны укымый, ә тыңлый бит! Шулай булгач, китапның телле булуында шикләнәсе түгел. Әлеге замана таләбен исәпкә алып, Татарстан китап нәшрияты да яңа проект башлады.
Татарча китапларны хәзер тыңлап та булачак. Китап нәшрияты быелдан аудиокитаплар чыгару белән шөгыльләнә башлады. Бу эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән тормышка ашырыла. Нәшриятның мондый теләге барлыгы турында Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин сентябрьдә үк әйткән иде инде.
Хәзер кеше ашыгып яши. Күпләр китап тотып утырыр вакыт тапмый. Шундый укучыларыбызның мөрәҗәгатен исәпкә алып, аудиокитаплар әзерли башладык, – диде ул яңа проектлары турында.
Китапны тавышка салу, аны язу кебек үк, җиңел хезмәт түгел. Татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре Камал һәм Тинчурин театры артистлары, радио дикторлары, телевидение алып баручылары тавышы аша җанланачак. Әкиятләрне, мисал өчен, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нурлы укыган; шагыйрь Дәрдмәндкә, Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәренә Әзһәр Шакиров алынган; Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрен Ришат Әхмәдуллинга ышанып тапшырганнар; Фатих Әмирханның “Хәят”е хәзер Зөлфия Шәмсуарова тавышы белән “сөйләшә”. Сүз уңаеннан, күләме ягыннан артык зур булмаган “Хәят” әсәрен биш көн буе яздырганнар. Зөлфия Шәмсуарова исә тавыш яздырудан ләззәт алып утырган төсле. “Яздыру бүлмәсенә керүгә үк, үзеңне ниндидер спектакльдә кебек хис итәсең. 17 яшьлек Хәятнең хис-тойгылары дөньясына чумасың, алар белән яшисең”, – дип, тәэсирләрен уртаклашкан иде ул.
Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова Гаяз Исхакыйның “Көз” һәм Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”енә үз тавышын бирәчәк. Аудио-Гөлшаһидәнең дә нәкъ Резеда тавышы белән сөйләячәген кем уйлаган бит?! Резеда Сәләхованың шушы әсәрләрне тавышландырырга алынуга карата фикере мондыйрак:
Гаяз Исхакыйның теле, әлбәттә, хәзерге телебездән аерыла. Берникадәр авыррак сүзләр дә бар. Аннан соң, ул әле –классик язучы да. Шуңа күрә мин икеләтә җаваплылык хисе тоям.
Тавышландыручыларга куркырга кирәкми. Басымны ничек куясын, сүзнең дөрес әйтелешен кат-кат искәртеп торучы редакторлар – Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре янәшәдә генә.
Аудиоязмалар тавыш яздыру студиясендә сентябрьдән бирле әкренләп әзерләнә, нәшрият сайтына урнаштырыла бара. Бүген сайтта Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нурлы тавышландырган берничә китапны тыңларга була инде. Нәшриятның быелга максатлары – 20 авторның 35ләп китабын аудиоформатка күчерү. Илдар Сәгъдәтшин сүзләренә караганда, бу ел азагына 140 сәгатькә якын аудиокитап язарга уйлыйлар. Киләсе елга бу күрсәткечне 600 сәгать итмәкчеләр.
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева тавышландыруга дип алынган әсәрләрне ничек сайлаганнарын болай аңлатты:
Китаплар исемлеген төзегәндә, популяр авторларны һәм татар әдәбиятының классикасын алдык. Ул авторлар татар әдәбиятының чын җәүһәрләре булсын дип тырыштык. Мәктәп программасына кертелгән әсәрләр дә юк түгел.
Шагыйрьләр дә читтә калмаячак. Муса Җәлил, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләм, Разил Вәлиев кебек авторларның иҗатлары аерым сайлау узачак, тупланачак. Алга таба авторлар исемлеге дә, китаплар да артачак. Күп нәрсә халыкның соравыннан һәм нинди әсәрләргә ихтыяҗлары булудан да тора бит. “Хәят” кебек кечкенә күләмле әсәрләр белән беррәттән Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?”, Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”енә дә алынырга уйлыйлар.
Айсылу Галиева нәшриятның тагын бер матур хыялы барлыгын җиткерде. Киләчәктә “Литрес”, “Bookmate” кебек мобиль кушымта булдырып, татар китапларын да телефоннарда уку мөмкинлегенә якынайту планда тора.
Татар китапларын тыңлау өчен, www.tatkniga.ru сайты аша “Аудиокитаплар” бүлегенә кереп, тәкъдим ителгән китаплар арасыннан күңелегезгә хуш килгәнен сайларга кирәк. Тыңлаган өчен акча алынмый. Теләгән китапны бары тик йөкләтеп алу гына сорала. Шуннан соң сез татарча әсәрне машинада да, өйдә дә, ял иткәндә дә, эшләгәндә дә тыңлый алачаксыз.
Яздырылган аудиокитапларны радиолар да файдаланыр, укытучылар өчен дә алар яхшы әсбап булыр дип өметләнә оештыручылар. Моннан ары яшьләрнең колакчыннарыннан татар китаплары тавышы ишетелер дигән өмет бар.