2 июньдә 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Пермь шәһәренең Горький паркында край Балалар Сабантуе узачак. Кунакларны татар мәдәнияте күргәзмә-ярминкәсе, милли уеннар һәм мастер-класслар, төп сәхнәдә бәйрәм концерты, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Галимов чыгышы көтә.
Программа:
- 12.00-16.00 Милли уеннар һәм мастер-класслар
- 12.00-15.00 Пермь музыкантларының милли уен коралларында чыгышы (Кече сәхнә, “Хәлвә” рестораны каршында)
- 13.00-15.30 Пермь краеның балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерты
- 14.00-16.00 Ротонда әби театрында ” Мәккәгә сәяхәт» тамашасы.
- 15.30-16.00 төрле милләт балалары костюмнары конкурсы
- 16.30-17.00 Лезгинка һәм көнчыгыш биюләре буенча мастер-класслар
- 17.00-18.00 «Кама буе халыкларының үзенчәлекле тормышы” милләтара фестивале 18.00-19.00 Пермь артистлары чыгышы
- 19.00-20.00 Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Галимовның чыгышы.