tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа манарага ай күтәрделәр
Яңа манарага ай күтәрделәр

Яңа манарага ай күтәрделәр

Манара күтәрү, ай кую тантаналары соңгы елларда матур гадәткә әйләнде.
Узган атнада Малмыж районы Кәлнә авылында күңелле вакыйга булды – мәчет
манарасына ярымай куелды. Бу куанычлы вакыйгага авылның кечесе дә, олысы
да килде. Кунаклар да күп иде: Малмыж һәм Нократ Аланы районнары
мәчетләреннән имамнар, дин әһелләре Кәлнә мөселманнарының шатлыгын
уртаклаштылар.

Халык җыела башлаганчы, мәчет янына кранлы машина килеп баскан иде инде.
Айны күтәрү өчен бу техниканы Малмыж шәһәренең зур эшмәкәре бушлай
биргән. Мәчеткә яңа манараны да әле күптән түгел генә куйганнар иде. Аны
күтәрү өчен дә зур кранны Рожки газ кудыру станциясеннән килгән иде. Бу
оешманың ярдәме дә Аллаһ ризалыгы өчен булган.

Айны җирдән күтәреп алып, манарага куйганчыга кадәр бар җыелган халык
тәкъбир әйтеп торды. Мәчет манаралы булганчы да, ае бар иде инде. Шул
айны алтынсу төскә буяткач, өр-яңа булган. Аны манараны ясаган Иске
Йөрек мәхәлләсенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Кашапов куйды.
Ай күтәреп куйганнан соң, әлеге изге эшләрне җилкенеп оештырып, башкарып
йөргән Кәлнә авылының имам-хатыйбы Нәзир хәзрәт Гыйматдинов бу эшнең
тарихын да кыскача сөйләп үтте.

– Барысы да Никольский авылында мәчет ачылудан башланды. Биек манаралы
күркәм мәчетләрен күреп, үзебезнең мәчетне дә манаралы итү белән яна
башладым. Никольскийлылар аша белешеп, манара ясауда тәҗрибәсе булган
Нияз хәзрәт янына бардым. Ул туганы Раил Низамов белән тиз арада ясап та
куйдылар, булдыралар икән, – дип, олы рәхмәтен белдерде хәзрәт. Башлаган
эшебез бер мәшәкатьсез барды, дип Нәзир хәзрәт башка ярдәм итүчеләрне дә
әйтеп, барысына да Аллаһының рәхмәтенә ирешүләрен теләде. Бер эшмәкәр
манараның алты тәрәзәсен бушлай ясап биргән, ике эшмәкәр пиломатериалны
очсыз бәягә биргәннәр, тәрәзә чарлакларын Балтач осталары бүләк
иткәннәр. Шулай ук, мәчеткә биргән сәдакаларга дога кылдылар. “Мәчеткә
кеше йөрсә генә, мәхәллә халкы Аллаһының рәхмәтендә булыр”, дип халыкны
мәчеткә күбрәк йөрүләрен теләде.

Бу сөенечле вакыйга белән Кәлнә авылы халкын Малмыж районы мөхтәсибе һәм
Малмыж мәчете имам-хатыйбы Билал хәзрәт Корбангалиев, шулай ук Киров
өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Иске Йөрек мәчете
имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Кашапов котладылар.
– Мәчет ул гыйлем учагы да, Кәлнә мәчетендә киләчәктә дә укыту эшләре
актив алып барылыр. Олы урамда, юл кырында урнашкан мәчеткә узып
баручыларга да кереп намаз укып чыгарга җайлы, – дип сөйләде Билал хәзрәт.
Нияз хәзрәт тә шул фикерне хуплап:

– Җомга көннәрне без мәчеттә җомга намазында булырга тиеш, – дип, ирләр
өчен фарыз булган олы гамәл турында искәртеп, – Фикер белән уйланып, бу
зур эшне гамәлгә ашырган өчен Нәзир хәзрәт Гыйматдиновка Аллаһының
рәхмәте булсын, – дип белдерде.
Ике район имамнары тантанага җыелган килеш, Кәлнә мәчетендә имамнар
җыелышы да уздырдылар. Аны мәчетнең имамы Нәзир хәзрәт ачып җибәрде һәм
сүзне Билал хәзрәткә бирде. «Мөселманнар җыелган җирдә Аллаһы Тәгаләгә
зекер әйтелмәсә, Аның сүзләре сөйләнмәсә, җыелышлары хәерледән булмас
диелгән», – дип, Коръән укып башларга Нократ Аланы мәчетенең
имам-хатыйбы Ариф хәзрәткә тапшырды.

Кәлнә мәчетенең 15 еллык тарихы бар. Мәчетнең элеккеге имамнары
Габдрахман абый, Рафикъ абый чорында авыл мөселманнары тырышлыгы белән
мәчетне төзү-ремонт эшләре турында сөйләп ала. Нәзир хәзрәт 2018 елдан
имамлык итә башлый. Шул вакыт эчендә мәчетнең тәрәзәләрен яңарталар,
янкорма итеп тәһарәт бүлмәсе салып куялар. Һәм менә Нәзир хәзрәт
җитәкчелеге белән манара да куелды.

Кәлнә авылында 700ләп мөселман яши дип исәпли- ләр. Җомга намазында 8-12
кеше булалар. Гөлфәния абыстай хатын-кызларга дин дәресләре укыта.
Кызганычка каршы, балалар гына килми. «Мәетләр озатабыз, исем кушу,
никах укыту, корбан ашлары да үткәрәбез. Мәчеткә кешене күбрәк җәлеп
итәр өчен, ашларга мәчеткә бер дә килмәгәннәрне күбрәк чакырырга
тырышам, бәлки шуннан мәчет юлына кереп китәрләр», – дип сөйли Нәзир
хәзрәт.

Мәчеткә йөреп гыйбадәт кылу, бигрәк тә ирләргә фарыз. Җылы як мөселман
ха- лыклары белән чагыштырганда, безнең татар халкы ул яктан пассив.
Алга таба сөйләшү дә ничек мәчеткә йөрүчеләр санын ничек арттыру турында
булды.

– Мәетләр күмгәндә халык җыелган җирдә намазга, мәчеткә чакырып күбрәк
вәгазьләр сөйләргә. Балаларның күңеленә кечкенәдән сеңдерергә кирәк.
Күрше Балтач районы авылларында дин дәресе мәктәпләрдә дә керә, бездә
мәктәпләрдә факультатив итеп кертсәләр дә файдасы булыр иде, – дип
тәкъдим ясады Нәзир хәзрәт.
Бу фикерләрне хуплап, Билал хәзрәт: «Кызганычка каршы, күпләребез Аллаһы
Тәгаләне кайгы килгәч кенә исләренә төшерәләр. Без шатлыклы көннәребездә
дә Аллаһының ризалыгы өчен мәчеткә килеп намазлар укырга тиешбез. Гает
намазына гына килеп калмасыннар иде. Гаеткә дә кайберләре өйләреннән
этеп-төртеп чыгарганга гына килә. Мәчеттә укыган намазның савабы 27
тапкырга күбрәк. Аллаһы Тәгалә “мин сезне туганнарыгызны,
мал-мөлкәтләрегезне алып сынармын” дигән. Хәзерге яшьләрнең күбесе дин
эшләрен бабайлар эше дип саныйлар. Аллаһы Тәгаләгә
карата кеше күңелендә кечкенәдән ихласлык тәрбияләргә кирәк. Мәчетләрдә дин
дәресләре укыту да безнең бурычыбыз булып тора. Төбәгебездә хәзер мәдрәсә тәмамлаган мөгаллим-мөгаллимәләр бар».

Нократ Аланы мөхтәсибе, Сосновка мәчете имамы Нәзир хәзрәт Сафин әлеге
шатлыклы тантанага чакырулары өчен Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәтен теләп,
бераз вәгазьләп тә алды:
– Диндә көчләү юк. Пәйгамбәрләргә дә бар халык та иярмәгән.
Балаларыбызны дин юлына бастыра алсак, безнең өчен бу зур шатлык.
Гаиләсенә ир кеше гыйлем өйрәтергә тиеш, бездә әлегә киресенчә,
хатын-кызлар күбрәк өйрәтә. Дин өчен үзен, байлыгын кызганмаучыларга бу
дөньяда да, ахирәттә дә шатлык була.

Нияз хәзрәт Кашапов күбрәк балалар белән эшләү буенча тәҗрибә уртаклашты:
– 1 сентябрь көнне без мәктәпкә барып 1нче сыйныфка керүчеләргә бүләкләр
бирәбез. Шул момент белән файдаланып, бераз вәгазь дә сөйләп алабыз.
Берничә ел шулай эшләгәч, соңгы кың- гырау бәйрәменә дә мәктәп-
тән чакыра башладылар. Мәктәпләрдә диннәр культурасы дәресләре керә.
Менә шунда татар балалары укыган мәктәпләрдә ислам культурасын сайлап
алырга була. Бу дәресләр өчен чыгарылган китапларда хаталар да бар,
имамнарга аларны карап чыгып, төзәтергә кирәк.

Әлеге тантанага килгән хөрмәтле дин әһелләре Малмыж шәһәреннән Ринат
абый Гыйбадуллин һәм Татар Кумбашы авылыннан Рубин абый Хәйретдинов та
рәхмәтләрен һәм теләкләрен белдерделәр.
Киров өлкәсе мөфтие Зө-фәр хәзрәт Галиуллин бу көнне Уфа шәһәрендә
пленумда иде. Манарага ай кую чарасында катнаша алмаса да, WhatsApp аша
котлау юллаган: “Хөрмәтле Нәзир хәзрәт, мөхтәрәм мөселманнар! Уфада
җыелган мөселманнар һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән ай күтәрү
бәйрәме белән сезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ай күктә, иманнар
йөрәктә, илебез тынычлыкта, урыныбыз җәннәттә булсын иншәАллаһ!”
Бәйрәм хөрмәтенә мәчеткә йөрүче апалар ашлар пешереп, мул өстәл әзерләп
торганнар. Җыелыштан соң кунакларга сый-хөрмәт күрсәттеләр. Изге эшләрдә
катнашучылар барысы да Аллаһының рәхмәтендә булсыннар!

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*