Билгеле булганча, шәһәрнең Туфан Миңнуллин исемендәге драма театрында ремонт бара. 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы төзелә, ә иске сәхнәне, ремонтлап, «Бишегем» театрына тапшырачаклар.
«Татар балалар театры эшендә без заманча сәнгатьтә кулланыла торган технологик алымнарны файдаланырга уйлыйбыз, – дип планнар белән уртаклашты шәһәр башлыгы. – Спектакльләрдә тамашачылар үзләре дә актив катнашачак. Моның өчен без махсус мультимедиа, интерактив җиһазлар белән тәэмин ителешне күздә тотабыз. Балаларга туган телнең тирәнлеген, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү мөмкинлеге ачылачак».