Бүген Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районындагы “Сафия” мәчетендә районара I мөселман хатын-кызлары форумы үтә.
Анда өлкәнең көньяк районнарыннан хатын-кызлар, Иске Кулаткы район мөгаллимәләре, татар теле укытучылары, белем бирү учреждениеләре педагоглары катнаша.
Ульяновск өлкә региональ Диния нәзарәтенең мөслимәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары, Иске Кулаткы районының өлкән мөгаллимәсе Асия ханым Кәримова тырышлыгы белән оештырылган форум “Хатын-кызларның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге роле” темасына багышлана. Биредә дини, дөньяви, тәрбияви темаларга мөгаллимәләр, укытучылар чыгышлар ясыйлар.
Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы татар районы булып санала. Анда 98% татар яши.