Төркиянең Анталия шәһәрендә оештырылган «Тукай аһәңнәре» халыкара марафоны тәмамланган. Әлеге чарада 100 гә якын кеше катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә марафонны оештыручы музыка белгече, композитор, шагыйрә, «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр иткән.
26 апрельдә, Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышланган кичәдә марафонның финалистлары игълан ителгән. «Төркия, Эстония, Германия, Америка, Россия, Татарстанда яшәүче милләттәшләребез, рус, төрек кардәшләребез бөек шагыйребезнең әсәрләрен татар телендә укып, махсус номинациядә бүләкләнде. Бер ай дәвамында бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарларыбыз уртак шигырь, җыр-моң мәйданында очрашып, берләшеп, бергәләшеп Тукаебызны искә алды, бәһасез мирасын үз йөрәге аша үткәреп, киң җәмәгатьчелеккә яңгыратты», – дип сөйләде Гөлназ Җиһангирова.
Очрашуга килгән кунаклар арасында Анталия мэриясе, Төрки халыклар үзәге җитәкчеләре, башка диаспоралар вәкилләре һәм Тукайның иҗатын сөюче милләттәшләребез дә булган.