“Әдәби марафон”ның оештыручысы Раил Гатауллин бәйгенең башлануын игълан итте: “Төп конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә алып барыла, марафонның рәсми төркеме дә әлеге социаль челтәрдә булдырылган. Бәйгенең нигезләмәсе Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында http://tat-I.net адресы буенча урнаштырылган”.
Исегезгә төшерәбез, “Әдәби марафон” (#әдәбимарафон) дөньякүләм проекты 2017 нче елның сентябрь аеннан башлап квартал саен оештырылып үткәрелә.
Проектның төп максаты: татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру.