12 августтан башлап ай дәвамында Әлмәтнең 24 мәйданчыгында мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла. Бу турыда Тимур Нагуманов Инстаграмда туры эфирда хәбәр итте.
«Урам-тайм» — яшьләр һәм гаиләләр өчен спорт-мәдәни фестивале. Ул коронавируска бәйле саф һавада үткәреләчәк.
«Саулык», «Шәмсенур», «Яшьлек» скверларында, шарлавыклы буалар, шәһәр пляжында һәм тагын 19 мәйданчыкта, яшүсмерләр клубларында чаралар һәр көнне 18.00-20.00 сәгатьләрдә узачак.