ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан хөкүмәте тарафыннан Уфа урамнарында котлау баннерлары урнаштырылды. Баннерлар ике телдә – татарча һәм башкортча эшләнеп, анда Башкортстан башлыгы Радий Хабиров ике тугандаш республика турында әйткән “Без бергә яхшырак булдырабыз” сүзләре урын алган.
⠀
“Башкортстан хөкүмәтенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер булыйк, бердәм булыйк!” – дип, бу хакта социаль челтәр аша, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итә.