tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлнара Габдрахманова: “Татар яшьләре өчен үзтәңгәллек тел һәм мәдәнияткә нигезләнә”
Гөлнара Габдрахманова: “Татар яшьләре өчен үзтәңгәллек тел һәм мәдәнияткә нигезләнә”

Гөлнара Габдрахманова: “Татар яшьләре өчен үзтәңгәллек тел һәм мәдәнияткә нигезләнә”

Белгечләр татар яшьләре өчен «Татарстан татар телен, татар мәдәниятен яңадан торгызу төбәге буларак кабул ителә» дигән нәтиҗә чыгарган.

«1990 еллар башында үзен татар дип әйткән кешеләр арткан. Татар яшьләре өчен, төбәк үзенчәлеген тою милли тел һәм мәдәнияткә нигезләнә», — диде Татарстан Фәннәр Академиясендә узган «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» түгәрәк өстәлендә социолог Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, гаилә татарлар өчен аерым кыйммәткә ия. «Без төрле интервьюлар оештырдык, шул исәптән Башкортстанда да. Без Башкортстанда татар гаиләләренең этник кыйммәтен, үзтәңгәллеген билгеләдек. Татар гаиләсендә буыннар аермасы азрак, гаилә традициясе, нормалары саклана», — диде белгеч.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*