“Милләт җыены”на Россиянең 81 төбәгеннән килгән делегатлар кич белән башкаланың Камал театрына җыелды.
Биредә алар Бөтендөнья татар конгрессы уздыручы чаралар – “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале, “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе, “Җәлил укулары” бәйгесе, “Әйдә, ШаяРТ!” һ.б. проектларны үз эченә алып төзелгән милли тамаша карады.
Залдагы милләттәшләребезне Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
Илүзә Әбелханова, Энҗе Шәйхетдинова