tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырмыскалы районының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Әсфәндияров котлаулар кабул итә
Кырмыскалы районының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Әсфәндияров котлаулар кабул итә

Кырмыскалы районының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Әсфәндияров котлаулар кабул итә

Кырмыскалы районының Сахай авылында гомер итүче мөхтәрәм кешеләрнең берсе – Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән илебез азатлыгы өчен көрәшкә баскан фронтовик Сабирҗан Зиннәтулла улына шушы көннәрдә 104 яшь тулды. Бу уңайдан Әсфәндияровларның кунакчыл йортыннан кеше өзелми. Дүрт баласы, кияү-киленнәре, күпсанлы оныклары, туруннары һәм туганнары җыелышып, туган йортта Коръән мәҗлесе үткәрделәр.

Ә бүген гомере буе яратып укыган “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләре хезмәткәрләре дә, йортына барып, ветеранга изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Икенче гасырны ваклаучы ветеран бүген дә район, республика, илебез тормышы белән кызыксынып яши. Кызы Гүзәл апа әйтүенчә, көн дә БСТ каналын карый, гәзит укый. Узган сайлауларда да катнашты.

“Кызыл таң” белән дә яшьтәшләр диярлек, Сабирҗан Зиннәтулла улы 5 айга гына өлкәнрәк. Шул ук вакытта тугры дусты да: гомере буе алдырган ул аны. Әйткәндәй, берничә ел элек “Кызыл таң”да басылып чыккан бер мәкалә хәтеренә аеруча ныклы кереп калган, шуның буенча сорауларын да бирде. Кытайдагы бер күл турында ул. Үзе дә Кытай белән чиктәш Хабаровск краенда хезмәт иткәч, күрәсең, шуңа хәтеренә сеңеп калган. Ныклап ишетмәсә дә, ветеран белән язып аңлашырга була. Яшьли килеш кенә сугышта бер күзен югалткан, шуңа телевизор карага, гәзит укырга лупалы күзлеге ярдәмгә килә.

Кызы Гүзәл, кияве Риф тәрбиясендә кадер-хөрмәттә, бик тәрбияле яши ветеран. Ходай биргән күркәм гомерен саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын. Бүгенге тыныч күк йөзе өчен Сезнең алда баш иябез, Сабирҗан бабай!

kiziltan.ru

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*