tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пермь шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенең төзелеш эшләрен карады
Васил Шәйхразыев Пермь шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенең төзелеш эшләрен карады

Васил Шәйхразыев Пермь шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенең төзелеш эшләрен карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краенда. Бүген ул Пермь шәһәрендә төзелүче Җәмигъ мәчетендәге эшләр белән танышты. Төзелеш мәйданы янында аны Пермь крае мөселманнары Үзәкләштерелгән Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев каршы алды. Ул Милли Шура рәисен башкарылган эшләр һәм планнар белән таныштырды.

Җәмигъ мәчетен төзү өчен җир Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәтенә инде 20 ел элек бирелгән иде. 2019 нчы елда гыйбадәт йортын төзү эшләре башланды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пермьнең тарихи мәчетендә дә булды. Биредә аны Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам хәзрәт Бибарсов каршы алды.

Пермь шәһәренең тарихи мәчете 1903-1903 елларда А.И.Ожегов проекты буенча төзелә.  Аны сафка бастыруда матди ярдәмне Агафуновлар, Тимкиннар, Ибәтуллиннар кебек сәүдәгәрләр күрсәтә. 1940 нчы елда мәчет бинасында өлкә архивы урнашкан. 1990 нчы елда бина кабат мөселманнарга кайтарыла.

Рамазаен аенда мәчеткә мөселманнар авыз ачу өчен җыела. Биредә шулай ук Коръәнне өйрәнү, татар теле һәм гарәп телен үзләштерү буенча мәктәп эшли.

2005 нче елдан Пермьдәге тарихи Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы булып Илһам хәзрәт Бибарсов эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*