tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Яңа татар җыры-2″ конкурсының финалы тәмамланды
Казанда «Яңа татар җыры-2″ конкурсының финалы тәмамланды

Казанда «Яңа татар җыры-2″ конкурсының финалы тәмамланды

Бәйгегә барлыгы 239 җыр килде. Финалга 118 җыр узды, шуларның 19 – балалар җыры. Шунысы игътибарга лаек: конкурсантлар арасында Татарстан гына түгел, ә татарлар күпләп яши торган башка төбәкләр, шул исәптән АКШ, Италия, Швеция һәм Казахстан вәкилләре да бар.

“Быел җырлар саны әзрәк , әмма сыйфаты югарырак!” – диде проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов, ә жюри рәисе Рәзил Вәлиев исә : «Яшьләр бик күп, авторлар арасында да , җырчылар арасында да. Яшьләр татар җырын иҗат иткәс, җырлагач – татар халкының киләчәге бар!» – дип ассызыклады.

“Башкаручылар арасында быел профессиональ , популяр җырчылар бихисап! «- дип үз фикерен белдерде профессор Рәсим Ильясов.

Бәйгенең җиңүчеләре 5 март “Яңа татар җыры -2” конкурсның Гала – концертында билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның гомуми приз фонды – 2.300.000 сум. Оештыручылар әйтүенчә, быелгы Гала-концерт масштабы буенча узган елгы тамашаны да уздырачак.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*