tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар татар гаиләсе бәйгесендә җиңде
Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар татар гаиләсе бәйгесендә җиңде

Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар татар гаиләсе бәйгесендә җиңде

Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар гаиләсе «Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз» бәйгесе җиңүчеләре булды. Бәйгене «Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уздыра.

«Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме — Туган тел саклана! Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Кырыктан артык гаилә арасыннан жюри иң-иңнәрен барлады. Алар 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк ала», — дип җиңүчеләр белән таныштыра «Сөембикә» журналы.

«Искиткеч матур чарада катнашып кайттык. Аның нинди дәрәҗәдә оешкан булуын, зәвыклылыгын, матурлыгын аңлатыр өчен сүзләр аз. Бик кәнәгать калдык. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сөембикә журналы оештырган республикакүләм „Татар гаиләсе/Үрнәк алыгыз“ бәйгесендә катнашуыбызга бер дә үкенмибез», — дип язган инстаграм сәхифәсендә Илүзә Шәвәлиева.

«Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең гаилә җиңүчеләр рәтендә булды. Әлбәттә, бу җиңүләрдә иң беренче әти-әнинең өлеше зур. Һәм шундый җиңүгә килерлек гаилә булып яшәвебез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер. Без бик шат! Аллаһка шөкер», — дип үз бәйрәмнән хис-кичерешләре белән бүлешкән ул.

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*