tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наилә Хәбибуллина: “Бала тәрбияләүдә вак нәрсәләр юк”
Наилә Хәбибуллина: “Бала тәрбияләүдә вак нәрсәләр юк”

Наилә Хәбибуллина: “Бала тәрбияләүдә вак нәрсәләр юк”

Сарапулда туып-үсеп, Удмуртиядәге Камбарка районының Шолья поселогында гомер кичерүче, 3 малай тәрбияләп үстергән Наилә Минәҗетдин кызы Хәбибуллинага “Ана даны” билгесе бирелде.

Бүгенге көндә Наилә ханым тормыш иптәше Фәнил Наил улы белән үз йортларында, муллыкта, бар булганына шөкер итеп, уллары-киленнәре, оныклары бәхетенә сөенеп, гомер кичерәләр. Наилә ханым 18 ел Сарапул кулланучылар җәмгыяте кооперативында эшли. Аннан соң иминият компаниясенә эшкә урнаша, инде 19 ел биредә үз эшен яратып башкара. Шәхси хуҗалыклары белән яшәүчеләрнең буш вакытлары калмый дисәләр дә, Наилә ханым 5 вакыт намазын да укый, мәчеттә оеш­тырылучы чараларда да катнаша, дини гыйлем дә ала. “Без – кечкенәдән эш белән тәрбияләнгән буын. Балаларны да шулай тәр­бияләдек. Бала тәрбияләүдә вак нәрсәләр юк. Барысы да сабый күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Шуңа әти-әни һәр адымын уйлап атларга тиеш. Безнең гаиләдә – әти сүзе закон. Әтиләре — балаларым өчен үрнәк, тәмәке тартмый, аракы эчми. Фәнил — минем ярдәмчем, балаларның терәге. Мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле. Ә балаларыбыз – алтын бөртекләре. Алар чыннан да барысы да бик сабырлар, тыйнак һәм итагатьле. Ришат, Илдар, Салават та – диндә, намаз укыйлар, ураза тоталар. Киленнәрем дә алардан калышмый. Милләтебезне, динебезне хөрмәт итеп яшиләр. Улларыбыз югары белем алып, үз эшләрен намуслы башкаралар. Эшләрендә хөрмәткә лаеклы хезмәткәрләр, Аллаһка шөкер”, – ди Наилә ханым. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Удмуртия Респуб­ликасында күп балалы аналарга “Ана даны” бил­гесе тапшыруның үз шартлары бар. Ә иң мөһиме – әлеге ана тәрбияләп үстергән балалар җәмгыятькә файдалы шәхесләр булырга тиеш.

Хәбибуллиннарның олы уллары Ришат гаиләсе белән Ижауда яши. Ул – “ЛесПромКама” җаваплыгы чик­ләнгән җәмгыятьнең гамәлгә куючысы (учредитель) һәм директоры. Аның җитәкчелеге астында әлеге оешма урман әзерләү һәм эшкәртү белән уңышлы шөгыльләнә. Респуб­лика күләмендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә үзен таныткан оешма һәрвакыт хәйрия эшләрендә актив катнаша, иганәче дә була. Тормыш иптәше Оксана белән ике кыз тәрбиялиләр. 8 яшьлек кызлары нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, төрле бәйгеләрнең җиңүчесе.
“Уртанчы улыбыз Илдар Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казандагы юри­дик институтын тәмамлады. Бү­генге көндә Удмуртиянең Эчке Эшләр министрлыгы идарәсенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүле­генең җинаятьләрне ачыклау бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. Илдар Фәнил улы намуслы хезмәте өчен күкрәк билгеләре, “Хезмәттә аерылып торуы өчен” III дәрәҗә медаль белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Елена ислам динен кабул итте. Гаиләләре белән барлык дини кануннарны үтәп яшиләр.

Кече улыбыз Салават та уртанчы абыйсының юлын сайлады. Тәртип саклау өлкәсендә хезмәт куя. Ул Россия дәүләт Юстиция университетын тәмамлады. Бүген Сарапул шәһәрендә — өлкән тикшерүче, юстиция лейтенанты. Хезмәт урынында зур кызыксыну һәм теләк белән һәрдаим белемнәрен арттыру, камилләштерү өстендә эшли. Улларыбыз өчесе дә бер-берсе өчен җан атып торалар, һәрвакыт үзара киңәшләшеп эш итәләр, безне дә бик яраталар, хөрмәт итәләр. Шундый балаларым булу белән мин бик бәхетле ана. Киләчәктә шушы күркәм бәхетемнән мәхрүм итмәсен иде Раббым”, – ди Наилә ханым.

Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләдә генә җәмгыятьнең киләчәген төзүдә үзләреннән өлеш кертердәй чын кешеләр үсә. Хәбибуллиннар гаиләсендә балаларга дөрес тәрбия бирелгәне күренеп тора. Тәрбия җимешләренең рәхәтен күреп, хөрмәтен тоеп, шатлык-кайгылар килгәндә, әти-әниләренә терәк булсыннар иде балалары.

Гүзәл Шакирова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*